1 апрельдән дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка гаризалар кабул итү башлана

Республикада яшәүчеләр 1 апрельдән Татарстан Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша балаларын беренче сыйныфка бирүгә гариза тапшыра алачак. 2020 елда мәгариф учреждениеләренә язылу сервисыннан (https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364) 65,5 мең кеше файдаланган.

Электрон гариза тапшыру, халыкка уңайлы булсын өчен, бик нык гадиләштерелгән. Моның өчен бала турында мәгълүматларны күрсәтеп,  районны һәм тиешле мәктәпне генә сайлап алырга кирәк. Моннан тыш Порталда тапшырылган гаризаның каралу-каралмавын да күзәтеп торырга мөмкин.

Мәктәпкә бирү турында электрон гариза кәгазь гаризага тиң: аларның икесе дә бер үк шартларда карала. Әмма электрон гариза тапшырылганнан соң, ата-ана документларның төп нөсхәләрен сайлап алынган мәктәпкә 5 эш көне эчендә тапшырырга тиеш.

Исегезгә төшерәбез: республика Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша шулай ук  баланы мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына, урта һөнәри белем бирү һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренә бирүгә дә гариза тапшырырга мөмкин.

Яңа уку елында 20 меңнән артыграк сабыйның беренче сыйныфка баруы көтелә. Алдагы елдагыга караганда бер меңгә күбрәк күрсәткеч бу.


Фикер өстәү