Фәрит Мөхәммәтшин  праймериз уздыру буенча федераль оештыру комитеты утырышында катнашты

 Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүгә сәфәр кылды. Биредә ул праймеризны уздыру буенча федераль оештыру комитеты утырышында катнашкан.

Федераль оештыру комитеты рәисе Александр Карелин әйтүенчә, төбәкләрнең оештыру комитетлары башлангыч тавыш бирүдә катнашырга теләк белдергән 500дән артыграк кешенең документларын караган. Кандидатларның күпчелеге (450 чамасы) гаризаларны – онлайн, 186сы үзләре тапшырган. 95 кеше теге яки бу сәбәпләр аркасында теркәлмичә калган.

43 төбәктә башлангыч тавыш бирү онлайн рәвештә үтәчәк. Калган төбәкләр, шул исәптән Татарстан праймеризны катнаш система буенча уздыра – сайлаучылар интернет аша да, сайлау участокларына килеп тә тавыш бирәчәк. Праймеризны катнаш формада үткәрү тәкъдимнәрен төбәкләр, җирлекләрнең үзенчәлекләреннән чыгып, үзләре үк әзерләгән.

Фәрит Мөхәммәтшин катнаш системадан файдалану тәкъдимен хуплаган. Авылларда яшәүчеләр, электән килгән традиция буенча, сайлау участокларына килеп тавыш бирүне хуп күрә, дип басым ясап әйткән ул.

Утырышта башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен теркәүдән баш тартуга китерердәй сәбәпләр атап үтелгән. Алар арасында – чит илләрдәге банклардан файдалануны тыюга бәйле мәсьәлә. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләне аерым игътибар үзәгендә тотарга туры килә.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең Югары Советы Рәисе Борис Грызлов белән очрашкан. Очрашуда Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча сайлау алды кампаниясен уздыру мәсьәләсе каралган.


Фикер өстәү