Татарстанда исерек хатын ике яшьлек улын буып үтермәкче булган

Җәлил бистәсендә яшәүче хатын-кыз ике яшьлек улын үтерергә омтылуда гаепләнә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Тикшерү фаразы буенча, бу хәл быел гыйнвар аенда булган. Бала ашап утырган вакытта аның исерек әнисе малайны муеныннан эләктереп алып,  буа башлаган. Баланы аның үги әтисе коткарып калган.

Әлеге факт буенча «Кече яшьтәге баланы үтерүгә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын үз гаебен өлешчә таныган. Хәзер ул сак астында. Җинаять эше судка тапшырылган.


Фикер өстәү