Ял көннәрендә Казанда үзмәшгульлек ярминкәсе узачак

15 һәм 16 февральдә Казанда үзмәшгульлек ярминкәсе узачак, анда эшкуарлар үз товарларын һәм хезмәтләрен күрсәтәчәкләр. Барлык теләүчеләр үзмәшгульлек Үзәге белгечләреннән яңа салым режимы буенча эш алып бару һәм теркәлү буенча консультация ала алалар.

Маркетта катнашу өчен +7(965)585-81-81 номеры буенча яки сайт аша теркәлергә кирәк. Ярминкә ике көн дәвамында 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә узачак.

Адресы: Ибраһимов пр., 56, дип хәбәр итә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.


Фикер өстәү