Елена Родионова: «Бүген яшьләр белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк»

Казанда «Сообщество» форумы дәвам итә. Аның кысасында барлыгы 45ләп мәйданчык эшли. Без исә Россия Иҗтимагый палатасының Яшьләр эшләре, ихтыярилар һәм патриотик тәрбия комиссиясе рәисе Елена Родионова белән патриотик тәрбия турында сөйләштек.

Аның сүзләренә караганда, бүген яшьләр белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк.

– Ялганны алар бик тиз ачыклый. Гомумән, хәзерге балалар һәм яшьләр – бик белемле, гаять күп мөмкинлекләргә, яңа технологияләргә ия буын. Безнең бурыч – аларны шушы мөмкинлекләрдән дөрес файдаланырга өйрәтү, – диде ул. – Ватанпәрвәрлек турында сөйләшкәндә, яшьләр белән аралашырга кирәк. Аларның фикерен ишетү, Ватанга карата мәхәббәтнең үзеңә, гаиләңә, мәктәбеңә карата мәхәббәттән башлануын аңлату мөһим.

Без шулай ук әлеге юнәлештә совет заманындагы алымнарның кайсыларын кулланырга мөмкин булуы белән дә кызыксындык.

– Бу хакта без әле күптән түгел генә, пионериянең 100 еллыгы алдыннан да сөйләшкән идек. Һәм, беләсезме, ул чактагы алымнарның күбесенең бүген дә актуаль булуын ачыкладык. Алар – мәңгелек. Тимурчылар хәрәкәтеннән алып «Аҗаган» хәрби уеннарына кадәр әле дә яши һәм яшәячәк. Билгеле, алар инде башкача атала, ләкин нигезе – шул ук. Һәм нәкъ менә шундый чаралар баланың шәхес буларак үсешендә гаять зур рольне уйный, – диде Елена Родионова.

 


Фикер өстәү