Күпләп урманнар януның сәбәбе ут төртү булырга мөмкин дип фаразлыйлар

Рязань өлкәсе урманнарында инде икенче атна янгыннар котыра. Ут төртүгә бәйле булырга мөмкин бу.

Россия гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, бүген хәлләр авыр булып кала, әмма барысы да контрольдә. Хәзер өлкәдә җиде урында янгын котыра. Икесендә сүндерелгән. “Без билгеле бер диверсия чаткыларын күрәбез. Ут төртү билгеләре бар”, – дигән Куренков.
Министр әйтүенчә, көннәрнең бик эссе торуы янгын сүндерүне катлауландыра. “Мәсәлән, кичә һава температурасы 35 градус иде. Кинәт җил чыгу сәбәпле, 5 тапкыр янгынның агачлар очына күчү куркынычы туды. Ә монысы – иң куркынычы. Авиация куллану, җир өстендә зур эшләр башкару нәтиҗәсендә бу хәл булмыйча калды”, – дип аңлаткан ул.

Министр шулай ук МЧС хезмәткәрләренең янгын сүндерү генә түгел, бәлки әле Ольгино, Голованово һәм Деулино авылларын уттан саклауларын да искәрткән.


Фикер өстәү