Россиянең 22 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, янгыннар буенча вазгыять начарлана

Якын арада Россиянең 22 төбәгендә янгыннар буенча вазгыятьнең начарлануы көтелә. Риск зонасында Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал һәм Идел буе бар, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин белән киңәшмәдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары һәм Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы буенча федераль хезмәт фаразы нигезендә, янгыннар буенча вазгыять күп субъектларда начарланыр дип көтелә. Ерак Көнчыгышта: Саха (Якутия) Республикасының көньяк-көнбатыш өлеше һәм Приморье крае, Амур өлкәсе һәм Еврей автономияле өлкәсе; Себердә: Красноярск һәм Алтай крае, Новосибирск һәм Омск өлкәсе; Уралда: Ханты-Манси автономияле округы, Свердловск, Төмән, Чиләбе һәм Курган өлкәләре шул исәптә», — дип санап үтте министр.

Моннан тыш, Татарстанда, Башкортстанда, Удмуртиядә, Пермь краенда, Самара, Әстерхан, Волгоград һәм Оренбург өлкәләрендә, Калмыкиядә хәл начарланырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда урман янгыннары куркынычы зур булу сәбәпле, шторм кисәтүе инде дүрт тапкыр кертелде. Соңгысының гамәлдә булу срогы 10 майда тәмамлана. Бу вакытта төбәктә урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычлыгы саклана.

 


Фикер өстәү