Табиблар баш тарткан: модельер Юдашкинның соңгы көннәре хакында сөйләгәннәр

Кичә, 2 майда, 59 яшендә Россия модельеры Валентин Юдашкин вафат булды. Shot Телеграм каналы модельерның соңгы көннәре турында белешкән.

2016 елдан Валентин онкология белән көрәшкән икән. Соңгы вакытта аның җанатарлары сөенә — ремиссия башлана, Юдашкин халык алдында күренә башлый. Шулай да башында парик, ә үзе бик ябыккан була.

Юдашкинның хәле 30 апрельдә начарлана. Модельерның хатыны Марина Юдашкина ире дәвалануга алынсын өчен чит ил табиблары белән тиз арада килешү төзергә тырыша. Әмма дөньяның барлык клиникалары да, бу очракның авыр булуын аңлатып, ирен алудан баш тарта.

Үлем сәбәбе-яман шешнең барлык органнарга таралуы, аеруча баш мие зыян күргән.

 

 


Фикер өстәү