10 декабрь тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Кеше хокуклары көне

БМО Генераль Ассамблеясының резолюциясе нигезендә 1950 елда гамәлгә керә.

1948 елның 10 декабрендә кеше хокуклары буенча беренче халыкара универсаль акт – Кеше хокуклары декларациясе кабул ителә. Документта, шәхси аермалыкларына, илләрдәге сәяси системаның нинди булуына карамастан, бөтен кеше тигез хокукка ия дип язылган. Декларация 30 маддәдән тора. Бүген ул 500 дән артык телгә тәрҗемә ителгән.

Бөтендөнья футбол көне

Футбол – иң популяр спорт уеннарының берсе. Аның туган җире булып Англия санала. Әмма борынгы Кытайда цуцзюй дигән футболга охшаш уен безнең эрага кадәр II гасырда телгә алына. Кытайчадан тәрҗемә иткәндә, «цу» — «тибү», «цзюй» каурый белән тутырылган күн тупны аңлата.

Бүген дөньяда 250 млн га якын кеше футбол уйный. Шуларның 20 млн нан артыгы – хатын-кызлар. Бер миллионнан артык команда, 300 меңгә якын профессиональ клуб исәпкә алынган.

Нобель премияләрен тапшыру көне

Бу церемония швед уйлап табучысы һәм фабрикант Альфред Нобельның үлгән көнендә үткәрелә. Ул үзенең бөтен байлыгын кешелеккә иң зур файда китерүчегә премия тапшыру өчен махсус фондка күчерүләрен сорый. Васыятьтә биш юнәлеш карала: физика, химия, физиология яки медицина, әдәбият һәм бөтен дөньяда тынычлык урнаштыруга теләктәшлек. Швеция банкы инициативасы белән 1969 елдан Альфред Нобель истәлегенә икътисади фәннәр буенча премия бирелә башлый. Нобель премиясен беренче тапкыр тапшыру тантанасы 1901 елның 10 декабрендә үткәрелә. 116 ел эчендә 896 кеше (ватандашларыбыз – 24) һәм 27 оешма әлеге премиянең лауреаты булып таныла.

Ханты-Манси автоном округы

87 ел элек (1930) Ханты-Манси автоном округы төзелә. Башта ул Остяк-Вогуль милли округы дип атала һәм Урал өлкәсенә керә. 1934 елда Обь-Иртыш өлкәсе составында була. Шул елның ахырында Омск өлкәсенә күчерелә. 1940 елның 23 октябрендә төбәк Хаты-Манси милли округы дип үзгәртелә. Дүрт елдан соң Төмән өлкәсе составына керә.

1977 елны автоном округ дип үзгәртелә. 2003 елның 25 июленнән Ханты-Манси автоном округы дип атала.

Бу округ Россиядә төп нефть һәм газ җитештерүче төбәк булып санала. Мәйданы – 534,8 мең кв км, 1,6 млн кеше яши.

Хезмәт турында закон

99 ел элек(1918) беренче Хезмәт турында законнар кодексы үз көченә керә. Аның буенча отпуск көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә эшкә чыгарга ярамаган. Эш көненең озынлыгы көндез – 8 , төнлә 7 сәгать күләмендә билгеләнгән.

1922 елның 15 ноябрендә Хезмәт турындагы законнар кодексының икенчесе үз көченә керә.


Фикер өстәү