10 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 10 сентябрьдә ачыла. Алар 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Премьер-министр Алексей Песошин тиешле боерыкка кул куйган.
“Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары билгеләгән махсус урыннарда авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек кирәкле азык-төлек сату буенча атналык ярминкәләр үткәрү тәкъдимен кабул итәргә”, – диелгән документта.
Министрлык һәм районнар хакимиятләре башлыклары авыл хуҗалыгы продукциясен ярминкә мәйданчыкларына китерүне тәэмин итәргә тиеш. Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе белгечләре исә ярминкәдә терлекчелек продукциясенең сыйфатына күз-колак булып торачак.


Фикер өстәү