Татарстан юлында пошины бәрдереп үтергәннәр

Кичә 19:30 сәгатьтә Татарстанның Кукмара районында «КАМАЗ» йөк машинасы пошины бәрдергән.

«Хезмәт даны» хәбәр итүенчә, Мамадыш – Кукмара трассасында хайван көтмәгәндә йөк машинасы алдында килеп чыккан, машина йөртүче туктарга өлгерми калган һәм пошины бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүче үзен зыян күрмәсә дә, машинасына механик зыян килгән, ә менә поши үлгән

.


Фикер өстәү