Казанның Җиңү проспектында җиңел машина пошины бәрдергән

Юл-транспорт һәлакәте узган төндә Казанның Җиңү проспектында булган. Ford автомобиленең 30 яшьлек йөртүчесе Имәнлек урамына таба хәрәкәт иткәндә юлга поши йөгереп чыккан, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясен.

Нәтиҗәдә, кыргый хайван машина астына килеп кергән. Пошины (ул әле исән булган) авария урыныннан алып киткәннәр. Машина йөртүчегә зыян килгәнме-юкмы билгеле түгел.

 


Фикер өстәү