Премьер-министр Михаил Мишустин: “8-17 яшьлек балаларга бүген яңа айлык пособие түләү башлана”

Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-17 яшьлек балаларга бүген яңа айлык пособие түләү башлана. Президент карары нигезендә гамәлгә кертелде ул. 3,5 миллион балага 2,5 миллионнан артыграк заявка алынган инде.

Акча “Россия почтасы” аша килеп, ата-аналарның картасына күчереләчәк (заявканы алар Дәүләт хезмәтләре порталы, күпфункцияле үзәкләр яки Пенсия фонды аша тапшырган). Бу айда пособие берьюлы ике айга – апрель һәм майга күчереләчәк.

Ярдәм күләме һәр балага аена уртача 6 мең сумнан 12 мең сумга кадәр тәшкил итә. Ул һәр конкрет гаиләнең матди хәленә бәйле: балага төбәктә билгеләнгән яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин.


Фикер өстәү