Татарстанда көчле җил, яңгыр һәм яшен көтелә

12 майда Татарстанда кабат көчле җил, яңгыр көтелә. Урыны белән яшен булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. 12 майда иртән һәм көндез яшен булачак, төнлә һәм иртән яңгыр явачак.

Төнлә +6…+11 градус, көндез +9…+14 градуска кадәр җылы булачак. Шул ук вакытта синоптиклар якындагы 10 көндә Татарстанда һава температурасы климатик нормадан 1 градуска түбән булачак, дип кисәтә.

 


Фикер өстәү