Рөстәм Миңнеханов: «Кытай автомобильләренә ихтыяҗ зур»

«Россия-Кытай:үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы белән бергә Russia-China Expo халыкара күргәзмәсе дә үз эшен башлады. Россия һәм Кытайның зур инвестиция һәм инфраструктура проектлары белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та танышты. Ул Кытайдан килгән кунаклар белән бергә «Татнефть», «СИБУР», «ТАИФ-НК» стендларын карады. Казан милли тикшеренү технология университетына керүче «Союзхимпроект» проект институты вәкилләре Кытай вузлары белән хезмәттәшлек турында сөйләде.

Күргәзмәнең шактый өлешен Кытай автомобильләре алып тора иде. Биредә егермеләп «тимер ат» тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов аларның һәркайсын диярлек җентекләп карады.

«Көнбатыш партнерларга бәйле чикләүләр шартларында Кытай автомобильләренең лаеклы урыны бар һәм аларга ихтыяҗ зур», – диде ул.


Фикер өстәү