Рөстәм Миңнеханов: «Хәзерге шартларда сәнәгатьнең тотрыклылыгын тәэмин итүдә Кытай ышанычлы хезмәттәшебез»

Казанда «Россия Кытай: үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. «Казан тәүге тапкыр әлеге мәйданда кунаклар кабул итә, – диде ул катнашучыларны сәламләп.

– Кытайдагы хезмәттәшләребезнең безнең тәкъдимне кабул итеп алуларына сөендек. Россия һәм Кытай Халык Республикалары башлыкларының шәхси тырышлыгы белән төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек итү өчен дә шартлар тудырылган. Бүген сәнәгатьнең тотрыклылыгын тәэмин итү төп бурычларның берсе булып тора тора. Бу эштә Кытай ышанычлы хезмәттәшебез».

Татарстан Рәисе әйтүенчә, форумны биредә катнашучы һәр кеше өчен кызыклы һәм файдалы итеп оештырырга тырышканнар. «Халыкара форум кысасында Russia-China Expo күргәзмәсе эшли. Биредә машина төзү һәм металл эшкәртү сәнәгатьләре дә тәкъдим ителде. Россия кулланучылары өчен Кытай автомобиль сәнәгатенең күптөрлелеген һәм югары потенциалын чагылдыручы күргәзмә оештырылды», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның фикеренчә, Көнбатыш партнерларга бәйле чикләүләр шартларында Кытай автомобильләренең лаеклы урыны бар һәм аларга ихтыяҗ зур. «Без форумнан ике як компанияләре өчен дә тәгаен нәтиҗәләр һәм отышлы килешүләр көтәбез», – диде ул.


Фикер өстәү