“Хәрбиләребезгә алга таба да ярдәм итәчәкбез”: Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу узган

Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов хәзерге вакытта махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрбиләр белән очрашкан.

Ул “ВКонтакте”дагы сәхифәсендә хәрбиләр һәм аларның якыннары белән һәрвакыт элемтәдә торуын белдергән, дип яза “Татар-информ”.

“Очрашу барышында берничә мәсьәләне хәл иттек. Калганнары буенча уйлашачакбыз. Хәрбиләребезгә алга таба да ярдәм итәчәкбез!” – дигән башкарма комитет җитәкчесе.

Хәрбиләр Фәрит Сәлахов, Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов, хәрби комиссариат вәкилләре беләни аралашкан. Егетләр аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын биргән. Шула ук тормышларындагы кызыклы хәлләр белән уртаклашып, очрашуда катнашучыларга һәрдаим ярдәм итеп килүләре, үтенечләрен һәрвакыт ишетүләре өчен рәхмәт белдергән.

Очрашу азагында барлык хәрбиләргә “вещмешок”лар һәм җылы резина итекләр тапшырганнар.


Фикер өстәү