Татарстанда киез итекләр фестивале узачак

3 гыйнварда 11.00 сәгатьтә Танай мәдәният йорты территориясендә «Киез итекләр бәйрәме» узачак. Фестивальдә районда яшәүче теләге булган һәр кеше катнаша ала. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Конкурс шартлары: нигез итеп теләсә кайсы төстәге һәм күләмендә итек алырга була. Аларны төрле бизәү әйберләре кулланып һәм теләсә нинди техника ярдәмендә бизәргә була. Яки итектән болан, самолет, паровоз ясарга була.

Эшләр «Иң халыкчан итекләр», «Иң ачык төстәге итекләр», «Суперстильле итекләр», «Минем хыялдагы итекләр», «Гади нәрсәдән могҗиза», «Сурәтле итекләр», «Киез итекләр» номинацияләре буенча бәяләнәчәк.

Жюри җиңүчеләрне түбәндәге критерийлар буенча билгеләячәк: декорацияләү өчен кулланыла торган материалларның күптөрлелеге һәм үзгәрешсезлеге; иҗади ниятнең креативлыгы һәм үзенчәлеге.

Катнашу өчен «Алабуга районының клуб системасы» төркемендә (#АйДаВаленки2021 хештегы белән) ике фото (киез итекләр генә һәм киез итекләр белән катнашучы) һәм иҗади номерның видеосы белән бергә, катнашучының исем-фамилиясен һәм яшен язып 2021 елның 4 гыйнварыннан 22 гыйнварына кадәр урнаштырырга кирәк.

Фестиваль-бәйгедә катнашучылар диплом, ә җиңүчеләр диплом һәм бүләкләр алачак.


Фикер өстәү