Татарстанда шәһәр мэры махсус хәрби операциядән ялга кайткан ир-егетләр белән дулкынландыргыч видео урнаштырган

Бөгелмәнең “Ашыгыч ярдәм” станциясендә мобилизацияләнүчеләрнең якыннары белән дулкынландыргыч очрашу мизгелләре булган. Шәһәр мэры Линар Закиров “ВКонтакте”дагы сәхифәсендә туганнары өчен сюрприз ясаган хәрбиләр белән видео урнаштырган.

Ролик бик күп караулар җыйган, дип яза “KazanFirst”.

Бөгелмә районы үзәк хастаханәсенең “Ашыгыч ярдәм” станциясеннән ике фельдшер махсус хәрби операция зонасыннан чираттагы ялга кайтып төшкән. Аларны узган елның октябрендә мобилизацияләгән булганнар. Хәрбиләр медицина ротасында хезмәт итә. Менә бүген алар туганнары өчен сюрприз ясамакчы булган.

Бер хәрбинең хатыны, икенчесенең әнисе – медицина хезмәткәрләре. Медик ханымнарны, төрле сәбәпләр табып, “Ашыгыч ярдәм” станциясенә чакыртып алганнар. Анда аларны якыннары көтеп тора…
Хәрбиләр ике атна өйләрендә ял итәчәк. Шуннан соң янә махсус хәрби операция зонасына юл тотачак.


Фикер өстәү