Махсус хәрби операция зонасыннан кайткан “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәренең кызы белән дулкынландыргыч очрашу мизгелләре видеога эләккән

Ул фронтта җитди яраланган.

Чаллыда “Ашыгыч ярдәм” шоферының, махсус хәрби операция зонасыннан кайтуга, мәктәпкә барып, кызы белән очрашуын видеога төшергәннәр. Дулкынландыргыч ролик шундук интернет челтәрендә таралган.

Видеодан күренгәнчә, ир сыйныфка кереп, кызын күтәреп алган. Әтисе белән шундый очрашуны күз алдына да китермәгән бала шатлыгыннан елап җибәргән. Укучылар хәрбине алкышлар белән каршы алган.
Җирле сәламәтлек саклау идарәсеннән хәбәр ителгәнчә, “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәре 4 ай элегрәк үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән булган. Кышын, җитди җәрәхәтләнеп, госпитальгә эләккән. Ике ай буе шунда дәваланган. Хәзер аңа озак вакыт дәвамында реабилитация узарга кирәк.


Фикер өстәү