Кич утырып, пилмән бөгәм…

Мамадыш районының Югары Сөн авылында тиктормас кешеләр яши. Бер карыйсың – алар солдатларга токмач кисә, икенче карасаң, балаларны итеккә олтан салырга өйрәтә. Җәен капка төпләрендә бәйрәм ясыйлар. Ике атнага бер урам саен матур очрашу үткәрелә. Ул көнне бу урамда яшәүчеләр үзләре дә мәдәният йорты хезмәткәрләренә ияреп җырлый-бии.

Югары Сөннең горурлыгы булган, данын еракларга җибәргән “Сөн бизәкләре” этнофольклор коллективы бар аның. Бирегә 57 яшьтән 87 яшькәчә өлкәннәр йөри. Араларында нинди генә талант ияләре юк икән. Мөнәҗәт әйтүчесе дә, җырлаучысы да бар. Аларны бер учка җыеп, шушы коллективны җитәкләүче Гөлсинә Гарипова гына ни тора! Бетмәс энергияле, халык өчен тырышучы, милли традицияләрне яшь буынга тапшырып калдыру өчен җанын-тәнен биреп эшләүче кеше ул.

– Мөмкинлек барда, үз гореф-гадәтләребезне сакларга кирәк. Без авылдагы өлкәннәргә шефлыкка да йөрибез. Алар янына баргач, төрле истәлекләрне барлап, әбекәйләрне фотога, видеога төшереп кайтабыз. Аннары инде алар әйткән иске уен коралларын эзләп табабыз, алар сөйләгән йолаларны яңартабыз, – ди Гөлсинә.

Әле менә кыш дип тә тик ятмыйлар. Маллар суюга, авылдашлар берләшеп, бер-берсенә җыелып кич утыралар. Җырлап кына утырмыйлар икән. Бер кичтә 80 йомыркага камыр басып, 2 меңгә якын пилмән ясап китәләр. Чакырган хуҗаларга җәйгә кадәр ашарлык ризык бу. Эшләп бетергәч, хуҗабикә әзерләгән тәм-томнар белән сыйланалар.

– Кич утырырга 40–50 яшьлек хатын-кызлар йөри. Лаеклы ялга чыгып, Түбән Камадан кайткан авылдашыбыз Нияз абый гармун уйный. Рәхәтләнеп пилмән бөгә-бөгә ял итәбез. Бу эшләр тиккә генә оештырылмый. Безне бит балалар да күреп тора. Матур гадәтләр югалмасын, дибез. Әле алга таба әллә ниләр эшләргә дип торабыз. Кунакка да чакырырбыз әле, күреп китәрсез, – ди Гөлсинә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү