Иләбәр өлкәннәре: «Яшисе килеп яшибез!

Аларның йөзләрендә елмаю, күзләрендә нур балкый.  Үзләрен «Иләбәр әбиләре» дип атасалар да, әле алар кызлар кебек. Берсен дә әби дияргә тел әйләнми. Колхозда авыр эшләрдә эшләп, лаеклы ялга чыксалар да, әле дә тик утырмыйлар икән. Бер дә зарланмыйлар, тормышны яратып яши алар. Узган атнада редакциябездә Саба районының Иләбәр авылы өлкәннәре кунакка килде. 17 кешедән торган бу төркем безне үзләренең гыйлемле, бар нәрсәдән хәбәрдар булулары белән шаккатырды.

Иң элек алар «ВТ»ның ничек эшләвен күзәтте. Журналистлар янына кереп үз сорауларын биреп, теләкләрен әйтеп чыктылар. Корректор кызларыбыз янында да кунак булдылар. Язмаларны ничек итеп газета битләренә салганны да күрделәр. Егетләр дә  Саба «кыз»ларына сокланып калды. Ә аннары сөйләшү чәй өстәле янында дәвам итте. Иләбәрләр буш килмәгән, Гөлфәния Хөсәенованың килене Алинә «Ватаным Татарстан» дигән торт та пешереп җибәргән. Өлкәннәр газетада чыккан язмалар хакында озак сөйләште. Һәр журналист хакында сорашты. Ә без исә аларның үз тормышлары белән кызыксындык.

Әлеге өлкәннәр авылдагы «Ак калфак» оешмасына да йөри икән. Нинди генә чара узмасын, шушы ханымнардан башка булмый. Аларны китапханәче Вәсилә Галиева белән мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Хафизов бер йодрыкка туплап тота. Өлкәннәр үзләре дә аларга рәхмәтле икәнен яшерми.

– Кая гына йөртмиләр инде! Автобус яллыйбыз да, чыгабыз да китәбез. Бүген башта сезгә кердек, аннан соң концерт карарга китәбез.  Вирустан куркып ятмадык без. Гел йөреп тордык. Шөкер, барыбыз да исән-сау. Тик тормавыбыз, гел хәрәкәттә булуыбыз ярдәм иткәндер, – ди гомере буе сыер савып ялга чыккан Сания Нигъмәтҗанова.

Бу төркем гомумән тик тора белми икән. Инде күпләр беләдер: кышын тау шуучы әбиләр шушылар инде. Чана белән генә чикләнмиләр, чаңгыга да чыкканнар. Кичләрен скандинавия таяклары белән дә йөриләр икән әле. Сәламәтлекләрен кайгыртырга вакыт табалар. Җәен самавыр белән табигатькә чыгып ял итәләр. Авырулары хакында да күптән онытканнар. Элек юлга чыкканда үзләре белән кан басымы үлчи торган аппарат алып, шәфкать туташын да ияртеп йөргәннәр. Хәзер инде состав та яшәргән, дарулар да тыгып йөрмиләр икән. Яңа гына пенсиягә чыккан 57 яшьлек ханымнар да килеп кушылган. Иң өлкәннәренә 70 яшь икән.

Бу юлы алар Казанга хат ташучы Гөлнараны ияртеп килгәннәр. Пенсионерлар аны бик яратабыз диләр. Әле хат ташучыга ярдәм булсын дип, сатудагы товарларын да алалар, күп итеп газета-журналларга да язылалар икән.

Әле менә шушы көннәрдә генә  Вәсилә белән Рамил өлкәннәрне авылдагы фермага экскурсиягә алып барганнар. Элек сыер сауган, мал караган апалар хәзерге шартларны күреп, кызыгып кайткан.

– Тагын да эшләр идек әле. Җитәкчегә дә әйтеп төштек – сыер савучы җитмәсә, хәбәр бирегез, дидек. Без эшләгән чакларны искә аласы да килми. Әмма бигрәк нык булганбыз инде. Мин фермага 16 яшемдә урнаштым. Ул чакта җитәкче, йокы күрмисез инде, сабыйлар, дия иде. Үзебез сыер саудык, астын чистарттык. Ашарына салдык, сөтен ташып тапшырдык. 19 яшемдә сыерларны аппарат белән саварга тотындык. Тыңлатып та булмый иде. Әмма яшьлек белән көч җиткән, – ди Гөлфия Әхмәтшина.

Хәзер бар да башкача. Сыерны бер кеше сава, астын икенчесе чистарта, ашарына өченчесе бирә. Сөт торбалар буйлап кына китә.

Эшләр идем, дип кенә калмый икән бу өлкәннәр. Авылдагы фермерларга барып эшләп кайталар. Суганын да утырталар, бәрәңге басуында да эшлиләр. Пилорама тотучы егеткә дә ярдәм итәләр икән.

Ял турында да онытмый алар. Һәр атнаның чәршәмбесендә китапханәгә җыелалар. 28 ел китапханәче булып эшләгән Вәсилә Галиева аларның килүенә шат кына.

– Мин алардан яшәү көче алам. Шулкадәр белемгә омтылалар. Берәр яңа китап кайтса, үзем дә укып чыга алмыйча калам. Шушы апаларда йөри ул. Хәзер остардылар, китапны тапшырып та тормыйлар. Берсе укып бетерә дә икенче күршесенә бирә. Миңа шул кешегә күчер дип кенә шалтыратып әйтәләр. Китап миңа, бөтен авылны әйләнеп, берәр айдан кайтып җитә. Авылдашларымның укымаган китаплары калмады. Соңгы арада Динә Латыйпованың «Мәк чәчәге»н йотлыгып укыдылар. Газеталарның бер хәрефен дә калдырмыйлар. Алар бик тә сканворд чишәргә ярата. Пыр тузып чишеп куялар. Һәркайсының кесәсендә ручка йөри, – ди Вәсилә ханым.

Өлкәннәр үзләре, китапханә – икенче өебез, дип шаярта. Алар монда килгәч, ни генә эшләми икән. Китапка анализ, республика газета-журналларына күзәтү ясыйлар. Бәйрәмнәрдә табын корып чәй эчәләр, туган көннәрен дә биредә үткәрәләр. Әле физик күнегүләр дә ясыйлар икән. Үзләренең махсус ковриклары, туплары бар.

Өлкәннәр мәчеткә дә йөри. Төзелештә эшләп лаеклы ялга чыккан Зөлфирә Галимуллина  күңел дә ача, намазын да калдырмый.

– Рәхәтләнеп яшибез. Бергә җыелып аралашуга ни җитә соң? Кызлар белән очрашкач, бар борчулар онытыла, – ди ул. – Ураза аенда тәравих намазларына йөрибез. Бергәләп йөрү күңелле инде. Әле менә кичә берничә дус җыелыштык та Өтернәс авылында яңа төзелгән мәчеткә төшеп, намаз укып мендек. 4 километр җәяү йөреп кайттык. Мин үзем оештыру эшләрен яратам, уйлыйм да, эшлим дә. Куркып торсаң, берни булмый. Авылыбызда өлкәннәрнең әнә шулай бердәм булып, бергә җыелып йөргәненә сөенеп бетә алмыйм. Үзе безгә иярмәгән кеше ул рәхәтлекне аңламый.

Өлкәннәр үз авыллары хакында да сөйләде. Почти шәһәрчә яшибез, ди алар. Авыллары елдан-ел зурая икән аларның. Соңгы елларда ике яңа урам төзелгән. Барысында да яшьләр яши икән. Авылдан китмәүчеләр күп. Озакламый авыл урамнарына асфальт керәчәк. Быел бакчаларны зурайтасы булыр, дип тә куйдылар. Иләбәрлеләр капчыклап песок та җыймаган, ярма да алмаган. Акча булса, кибеттә товар бетмәс, ди алар.

«ВТ» коллективы белән очрашудан соң алар Вәсилә Галиева һәм Рамил Хафизовка тагын бер кат рәхмәт укыды.

–  Безнең көйне көйләп йөриләр. Рәхмәт йөзеннән үзебез дә мәдәни чараларда катнашабыз. Китапханә оештырган бер генә бәйрәм дә бездән башка узмый. Вәсилә янына барасы гына килеп тора безнең, – ди Сания апа. – «Ватаным Татарстан» коллективына иҗат уңышлары телибез. Әле ярый сезнең янга килдек. Күңелләр күтәрелеп китте. Газетаны кулга алып укыганда гына рәхәт. Күпме көч һәм хезмәт кергәнне күреп китәбез. Һәр журналистның язмаларын яратып укыйбыз. Риман Гыйлемханов белән Марат Кәбиров аеруча якын. Дуслыгыбыз дәвам итсен, аралашып торыйк.

Әлеге өлкәннәрнең татар матбугатына булган карашы бөтенләй башка. Алар һәр сүзнең кадерен белеп, шуны язган кешенең хезмәтен дә бәялиләр. Үзләре дә бик белемле. Алар белән теләсә нинди темага сөйләшеп була. Яшь аермасын да сизмисең. Яшермим, шәхсән үзем бу өлкәннәргә карап сокландым. Менә нинди булырга тиеш ул замана әбие! Онык та караша, үзен дә онытмый, башкаларны да кайгырта. Күңел хөрлеге, яшәү дәртегез беркайчан да кимемәсен!

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү