Йолдызнамә | 28 март – 3 апрель

Кучкар (21.03 – 20.04) Бу атнада йорт җиһазы яки башка зур әйбер алу киңәш ителми: акчасын түләгәннән соң өйгә китереп бирүләрен озак көтәргә туры килер. Эштә үзгәрешләр булырга мөмкин. Ләкин куркасы юк: аларның сезгә зыяны тимәячәк.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Элеккеге эшләрегезгә вакыт-вакыт кире кайткалап алырга туры килер.  Иң элек тизлекне түгел, ә сыйфатны кайгыртырга кирәк булыр. Атна уртасында үзегезне күптәннән борчып килгән бер матди мәсьәлә искиткеч дәрәҗәдә уңышлы хәл ителер.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бурычны түләргәме, әллә инде үзегезгә бик кирәкле бер әйбер сатып алыргамы? Бу атнада әнә шул икенең берсен сайларга кирәк булачак. Атна урталарында сөенечле яңалыклар ишетеләчәк.

Кысла (22.06 – 22.07) Телефон аша шалтыратып яки язып, зарыгып көтелгән бер хәбәр ирештерерләр. Шәхси тормышта да, эштә дә – бары тик уңышлар. Атна ахырында кечкенә генә бер хата нерв күзәнәкләренә тиеп алыр.

Арыслан (23.07 – 23.08) Чираттагы ял турында уйлау өчен әйбәт кенә форсат килеп чыгар. Торак мәсьәләсен хәл итүнең дә очы күренә башлар. Тик менә артык күп сөйли башлавыгыз гына… Алдан кычкырган күке турында гыйбарә ишеткәнегез юктыр, ахры?..

Кыз (24.08 – 22.09) Кайнап торган көч-куәт юлыгызда калкып чыккан теләсә кайсы киртә-чикләүләрне эһ иткәнче алып ташлау мөмкинлеге бирер. Аннан килеп, дусларыгыз да ярдәм кулы сузарга гына торыр. Атна ахырында хезмәттәшләрегез арасында абруегызны үстереп җибәрердәй хәлләр килеп чыгар.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Эштә кул кушырып утырырга туры килмәячәк.  Җитәкчегезнең мактау сүзләреннән үзегезгә гүя канатлар үсеп чыгачак. Тик менә өйдә генә бераз ыгы-зыгы булып алырга мөмкин. Көнчелек аркасында…

Чаян (24.10 – 22.11) Бу чор, һич көтелмәгәнчә, искитмәле мөмкинлекләр алып килер. Шулай итеп, тормышыгызда ап-ак полоса ачылып китәр. Өйдә – тулы тынычлык, эштә – моңарчы күрелмәгән уңышлар!

Укчы (23.11 – 21.12) Акыл көченә таянып эшләүчеләр хезмәтләрен җиңеләйтердәй шәп яңалыклар ишетер. Соңгы араларда такыраебрак калган кесәгә әйбәт кенә акча керер. Өстәвенә әле туганыгыз да шәп бер хәбәр белән куандырыр.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Максатка омтылышлы, үҗәт булуыгыз күптәннән борчып килгән бик катлаулы эшегезгә, ниһаять, бик әйбәт нокта кую мөмкинлеге бирер. Җитәкчегезгә гозерегез булса, озакка сузмыйча, рәхим итегез. Сезне бер сүздән аңлаячак ул.

Сукояр (21.01 – 19.02) Хезмәттәшләрегез арасыннан берәү кайбер нәрсәләргә күзләрегезне ачар. Бу хәл нык кына уйлануга этәрер. Нәтиҗәдә үзегез өчен дөрес карарга килеп, эшегез һәм тормышыгызга яңа сулыш өрүгә ирешерсез.

Балык  (20.02 – 20.03) Эш-мәшәкатьләрегез артыр. Әмма кулдан килмәгәнгә тотына күрмәгез: авыр хәлдә калуыгыз бар. Намуслы, керсез булуыгызның куелган максатларга ирешүдә искиткеч зур ярдәме тияр.


Фикер өстәү