«Сәламәт үсентене тукландырмагыз»

Бакчачыларның, иртәрәк утыртсаң, уңышын да иртәрәк җыярсың, дигән фикердә торучылары петуния, сальвия ише вак орлыклы чәчәкләр, помидор, борыч, баклажанның иртә өлгерешле сортлары орлыкларын гыйнвар ахыры – февраль башында ук чәчте инде. Әмма күпчелек халык «бакча эшләре»нә чынлап торып тотыну өчен февральнең озын ялларын көтә. Шуны истә тотып, «Россельхозцентр» оешмасының Татарстан буенча филиалы үсемлекләрне саклау бүлеге әйдәп баручы агрономы Рамзис ШАРАПОВтан бакчачыларга туфрак сайлау, гомумән, үсентеләрне карау-тәрбияләү серләре белән уртаклашуын сорадык.

– Үсентеләргә  черемәле туфрак яки торф катнашмасы әйбәт. Тик шунысын истә тотарга кирәк: торф туфракның әчелеген арттыра. Шуңа күрә катнашмага бераз гына акбур яки известьташ өстәгез.

Орлык чәчү, үсентене күчереп утырту өчен туфракны, шулай ук савытын (искеләрен генә түгел, яңаларын да) зарарсызландырырга кирәк. Моның өчен марганцовка эремәсе (10 литр җылы суга 3 грамм марганцовка) әйбәт. Туфракка шушы эремәне сибәсе. Ә савытын дезинфекцияләү өчен, эремәне шунда салып, 30 минут тоту, шуннан соң гадәти су белән чайкап алу да җитә. Зарарсызландырганнан соң туфракның бераз кибүен көтәргә кирәк. Орлыкны чәчү тирәнлеге 1,5 сантиметрдан артмасын, шулай ук аннан ким дә булмасын. Үсү өчен иң кулай һава температурасы  +25 градус чамасы.

Үсентеләргә суны туфрагының өске катламы кибүгә карап сибәбез. Моның өчен бүлмә температурасындагы су кирәк. Туфрагы юылмасын өчен, бер ноктасына гына түгел, ә бөтен өслеккә әкрен генә сибәсе. Савытның эчке стенасы буйлап сибүдән дә җайлысы юк.

Тукландыру. Үсентеләрне төрле ашламаларның чамасын белеп кенә тукландырырга кирәк. Тышкы «кыяфәте» нык булып, яфраклары – куе яшел, сабаклары шәмәхәрәк төстә икән, үсенте сәламәт дигән сүз. Мондый үсентеләрне ашламагыз. Юкса тукландыргыч матдәләрнең кирәгеннән артык булуы зыян гына салырга мөмкин.

Күчереп утырту. Бакчачылар кайбер очракларда инде тәрәзә төбендә үк үсентеләрне күчереп утырту ягын карый. Сәбәбе – үсемлекләрнең артык үсеп китүе яки чирле яфракларының пәйда булуы. Күчереп утыртканда, төп тамырының очын чеметеп кенә йолкып алыгыз. Тамырның буйга түгел, ә ян-якка тармакланып үсүе өчен шулай кирәк.

Күчереп утыртканнан соң, тизрәк яңарып, ныгып китсеннәр өчен үсентеләрне тукландырырга мөмкин. Шулай ук бер-ике көнгә җылырак урынга куеп тору киңәш ителә.

Ә инде теплицага чыгарып утыртырга ике атна кала, чыныктырырга кирәк. Моның өчен бүлмәдәге һава температурасының +15 ºС чамасы булуы әйбәт. Ә инде утыртырга 5–7 көн кала, үсентеләрне ачык һавага чыгарып куясы.

Үсенте күчереп утыртканда стресс кичермәсен, яңа урынга тизрәк ияләшсен өчен микроашламалар (Гумат +7 «Здоровый урожай» һ.б.) һәм микробиоашламалар (НитроЗлак, Азолен, УниФос һ.б.) кулланырга киңәш ителә.

 


Фикер өстәү