Интернетта махсус хәрби операциядән кайткан ирнең мәктәптә укучы кызы янына килгән мизгелне төшергән дулкынландыргыч видео таралды.
Чаллының 39ны мәктәбендә белем алучы Аиша Әхмәтованың әтисе махсус операциядән кайтуга туры кызы янына килгән. Хәрби киемдәге ир дәрес вакытында сыйныфка килеп керә һәм кызын кочып күтәреп ала. Видеода ирнең сөенеч яшьләрен сөртеп алуын да күрергә була. Укытучылары: «Балалар, Ватаныбыз сакчысын, алкышлыйк!» – дигәннән соң, кызның сыйныфташлары кул чаба.