Казанда «Авангард» хәрби-патриотик укыту-методик үзәге ачылды

Холыкны ныгыта, тәртипкә өйрәтә. Казанда ир-егетләрдә әнә шундый асыл сыйфатлар тәрбияләячәк «Авангард» хәрби-патриотик укыту-методик үзәге ачылды. Ул «Патриот» республика үзәге карамагында эшләячәк. Республика мәктәпләрендә 10 нчы сыйныфта укучы бер төркем егет башкалага биш көнлек җыенга җыелды. Ел дәвамында Казанда тагын шундый биш смена эшләячәк. Аларның һәркайсында 200дән артык кеше катнашыр дип көтелә.

Казанда өлкән сыйныфта укучы малайлар өчен яңа хәрби-патриотик үзәк ачылачагын белгәч, күп кенә ата-аналар арасында яшен тизлегендә имеш-мимешләр таралды. Тантаналы ачылышка килгән җитәкчелек беравыздан уйдырмаларны инкарь итте. «Әлеге җыен Украинадагы хәлләр белән һич кенә дә бәйле түгел. Ел саен уку елы азагында өлкән сыйныфта укучы егетләр өчен тормыш иминлеге нигезләре фәне кысасында шундый хәрби-патриотик җыеннар уздырыла бит», – дип тынычландырды Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Билгеле булганча, узган ел Россия Президенты Владимир Путин илнең һәр төбәгендә хәрби-патриотик тәрбия эше белән шөгыльләнүче «Авангард» исемле махсус үзәк булдырырга кушты. Татарстанда исә бу эш күптәннән алып барыла инде. Ел саен май аенда 10 нчы сыйныфта укучы егетләр биш көнгә табигатькә чыгып, палаткалар корып, хәрби тормыш нигезләренә төшенеп кайта. Хәзер исә бу эш зур бер үзәк кысасында башкарылачак.

«Авангард» үзәгендә уздырылган биш көнлек җыен вакытында егетләр марш атларга, корал сүтеп җыярга, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәнәчәк, теоретик белемнәрен дә ныгытачак. Моннан тыш алар физик һәм рухи яктан ныгый, яшьтәшләре белән аралаша ала. «Патриот» үзәгендә егетләргә яшәү, хәрби күнекмәләргә өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Үзәк җитәкчесе Дмитрий Литвинов, биредә алган белем-күнекмәләр егетләрне гомер буе озата барачак, дигән фикердә. «Хәрби генә булырга димәгән. Җыенда алган күнекмәләр егетләргә нинди генә һөнәр сайласа да кирәк булачак», – ди ул.

«Авангард» үзәгенең беренче җыенына, нигездә, республиканың кадет мәктәпләрендә укучы малайлар җыелган иде. Алга таба биредә гадәти мәктәпләрдә укучы егетләр дә катнашачак. Ел дәвамында мондый хәрби-патриотик җыеннарда республика күләмендә 8 меңләп егет катнашыр дип көтелә. Кадет мәктәпләрендә укучы егетләр хәрби тормышның егет кешегә ни дәрәҗәдә йогынты ясавына төшенергә өлгергән инде. Тәтеш кадет мәктәбендә укучы Сергей Соловьев тәртипкә өйрәнгән әнә. «Кадет мәктәбе, мондый җыеннар тәртипкә өйрәтә, холыкны ныгыта, дөньяга караш үзгәрә. Мондый җыеннарда һәр егет катнашырга тиеш», – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Якын киләчәктә республикада тагын ике «Авангард» үзәге пәйда булачак. Алар Түбән Кама һәм Чистай районнарында ачылыр дип көтелә. Әлегә биредә төзекләндерү эшләре бара. Сентябрьдән исә әлеге үзәкләрдә дә хәрби-патриотик җыеннар уздырылачак.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү