Көз көне чирләмәс өчен нәрсә ашарга икәнен аңлатканнар

Сезонлы яшелчә, җиләк-җимешләр бетеп бара, шуңа күрә ашау-эчүдә төрлелек югалырга мөмкин.

Суык чор туклануга йогынты ясамыйча калмый. Сезонлы яшелчә, җиләк-җимеш азайганлыктан, ашау-эчүдә төрлелек югала чөнки. Әмма көзге хәзинәләрне организм өчен файдалы итеп кулланырга мөмкин.

Төсләр дәвасы

Диетологлар көзен һәм кышын төсләрнең дәвалау үзенчәлеген кулланырга киңәш итә. Әйтик, җете төстәге, кызыл һәм кызгылт сары җиләк-җитмеш кәефне күтәрә, көч-куәт өсти. Суык чорда артыгын ашап җибәрү куркынычы бар. Шуңа күрә ризыкның төсе, исеннән күбрәк ләззәт алырга өйрәнү кирәк.
Диетологлар җылыткыч ризыклар һәм эчемлекләр кулланырга киңәш итә. Балсыз һәм хәмерсез эчемлекләргә өстенлек бирү хәерлерәк. Шулай ук кайнар ризыкларны күбрәк куллану шарт.

Пешерәсе яки тозлыйсы

Яшелчәне күбрәк пешереп яки тозлап ашагыз. Төрле ботка һәм кузаклылар табыннан төшмәсен. С витамины чыганагы сыйфатында цитрус, киви, тозлы яшелчәне сайлагыз.

Тимергә бай ризыклар турында онытмагыз: бавыр һәм сыер ите көч-хәлне арттырып, аз канлылыкны кисәтү мөмкинлеге бирәчәк.

Д витаминын балык, йомырка, сөт ризыкларыннан алырга мөмкин икәнен истә тотыгыз.

Көзге меню кабактан, чөгендер, баклажан, кишер, татлы борыч, кәбестәнең барлык төрләре, бәрәңгедән торырга мөмкин. Организмга витамин һәм микроэлементлар тиешле микъдарда кергән очракта, вирусларны кичерү, суыкка җайлашу җиңелрәк булачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү