Дмитрий Песков: “Владимир Путин сайлауда катнашуы турында карар кабул итмәде әле”

Россия Президенты Владимир Путин чираттагы Президент сайлавында катнашу-катнашмавы турында карар кабул итмәде әле, дигән дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта “Интерфакс” яза.

“Сайлау игълан итү вакыты җитеп килә, әмма карар юк әле. Булуга, хәбәр итәчәкбез”, – дигән ул журналистларга.
Дмитрий Песков шулай ук, Владимир Путинның сайлауда катнашу-катнашмавының политологлар һәм башка белгечләрнең игътибарын торган саен күбрәк җәлеп итүе аңлашыла, дип билгеләп үткән.


Фикер өстәү