Ул киләсе елның июленнән гамәлгә кертелә.
Россия Президенты Владимир Путин илдә киләсе елның июль аеннан шикәрле эчемлекләргә бер литры өчен 7 сум исәбеннән акциз кертү турында Указга кул куйган. Кайбер эчемлекләргә: нектар, куас, сок һәм сироп, морс, кесәл, сөт эчемлекләренә, ашлык, кузаклылар, май культураларыннан, чикләвек, кокостан ясалган эчемлекләргә акциз салынмый. Әмма газлы булса – салына.
100 миллилитрына 5 граммнан артып киткән күләмдә шикәр яки башка татлы матдә өстәлгән хәмерсез эчемлекләр шикәрле эчемлекләр булып санала.