Туберкулез белән авыручылар саны кискен арткан: йоктыру өчен бер төчкерү җитә

Туберкулез белән авыручылар саны арта. Белгечләр шулай дип чаң суга. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, 2020–2022 еллар аралыгында дөньяда әлеге чирне йоктыручылар саны 500 меңгә арткан. Белгечләр моны пандемия чорында күп кенә чирләргә каршы көрәшкә игътибар кимү белән аңлата. Россиядә исә туберкулез йоктыруның тарихи минимумы теркәлгән.

Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел 5 айда 100 мең кешегә туберкулез йоктыруның 274 очрагы туры килгән. Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорында 100 мең кешегә шундый 280 очрак туры килгән.

Татарстанда да саннар кимегән. Бер ел эчендә республикада әлеге мәкерле чирне йоктыручылар саны 8,7 процентка кимегән. Республика клиник  туберкулезга каршы көрәш диспансерыннан алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта республикада 100 мең кешегә 16,8 туберкулез очрагы туры килә. Узган ел исә шундый 18,4 очрак туры килгән.

Диспансерның баш табиб урынбасары Ленар Әхмәдуллин туберкулез йоктыру очраклары артса да, хәвефләнергә кирәкми, дип тынычландыра. Ник дигәндә, әлеге чирне ачыклау һәм дәвалау ышанычлы контрольдә. Бүген Татарстанда якынча 1,5 мең кеше туберкулездан дәвалана. Чирнең йогышлы формасы белән авыручылар шундук хастаханәгә салына. Авыру йогышлы булудан туктаганчы, шунда дәвалана алар. Аннары табиблар контроле астында ял йортында яки өйдә торып дәваланып бетәләр. Авырып терелүчеләр берничә ел дәвамында диспансерда исәптә тора.

– Туберкулез йоктыру очраклары арту коронавирус пандемиясенә бәйле. Коронавирус, иң беренче чиратта, иммунитетны какшатты. Ә бу, үз чиратында, безнең организмда йокымсырап яткан туберкулез таякчыкларының баш күтәрүенә китерә. Аннары коронавирус белән авырган күп кешенең үпкәләрендә эзләр калды. Бу үзгәрешләр аркасында, үпкәнең сыгылмалылыгы югала, үпкә тукымаларының кан һәм һава әйләнеше начарлана. Андый кешеләрнең туберкулез йоктыру ихтималы арта, – ди табиб. – 2020–2021 еллардагы карантин чорында туберкулезны профилактика чаралары белән алдан ачыклау да кыенлашты. Аннары бу чаралар кабат кире кайтарылды. Бу, үз чиратында, элек күренмәгән авыруларны табарга ярдәм итте.

Әлмәт үзәк район хастаханәсенең табиб-пульмонологы Рөстәм Насретдинов фикеренчә, туберкулез белән шаярырга ярамый.

– Туберкулез һава аша йога. Моның өчен авыру кешенең бер тапкыр төчкерүе дә җитә. Вакытында дәваланмаса, авыру кеше елына уртача 10-15 кешегә зыян салырга мөмкин. Туберкулез йоктырган кеше йөткергәндә, гадәттә, канлы какырык бүленеп чыга. Бу – әлеге чирне башкаларыннан аерып тора торган иң төп билгеләрнең берсе, – ди табиб. – Моннан тыш туберкулез йоктырган кешене хәлсезлек борчый, аның күкрәк читлеге авырта, ул тиз арада ябыга, төнлә тиргә батып уяна, тәнен бизгәк тотарга да мөмкин. Әлеге билгеләрнең берсе генә булса да күзәтелә калса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү