Яңгыр һәм көчле җил: Татарстанга салкынча һава үтеп керде

Бүген – 7 сентябрьдә Татарстанда һава температурасының шактый ук төшүе күзәтелә.
Гидрометеоүзәк хәбәренә караганда, бөтен республика районнарында, шул исәптән Казанда кыска гына яңгырлар көтелә. Көньяк-көнбатыштан искән салмак җил, төньяк-көнбатышка таба борылып, секундына 15-18 метр тизлеккә җитәчәк.

Иртән Татарстанда һава температурасы +10,8 градустан (4.50 сәгатькә Чүпрәле районы метеостанциясе мәгълүматлары буенча) +15 градуска кадәр тәшкил иткән (4.40 сәгатькә Бөгелмә метеостанциясе мәгълүматлары буенча).

Метеорологлар әйтүенчә. көндезге сәгатьләрдә республикада +13…+18 градуска кадәр җылытачак. Казанда +13…+15, көнчыгыш районнарда +21 градуска кадәр җылы.


Фикер өстәү