Танылган блогерның ире махсус хәрби операциядән ялга кайткан (ВИДЕО)

Төрле кызыклы рецептлар белән бүлешүче популяр блогер Гөлнара Габдуллинаның ире махсус хәрби операциядә катнаша. Күптән түгел ул чираттагы ялына кайткан. Самат – хәрби фельдшер, ул махсус операция башлану белән үк хезмәткә киткән иде.

Гөлнара тормыш иптәшен балалары белән каршы алган. Гөлнара кызларының йөгереп барып әтиләрен кочаклауларын видеога төшереп сәхифәсенә урнашырган.

Гөлнара төшергән ролик кыска вакыт эчендә бик күп караулар җыйган.

Караучылар әлеге видео астына: «Шулхәтле яратып күзәтәм әлеге гаиләне. Минем улыма охшаган Самат. Улым да хәрби иде… Бәхетле булыгыз»;

«Бик шатбыз сезнең өчен! Исән-сау гына була күрсен» дип язганнар.

 


Фикер өстәү