Махсус хәрби операциядән Татарстанга ялга кайткан хәрби якыннарына сюрприз ясаган

Украинадагы махсус хәрби операциядән Алексеевск районына ялга кайткан хәрби сеңлесенә бик матур сюрприз ясаган: солдат аның чыгарылыш кичәсенә килгән.

Иртән солдатны дуслары вокзалда каршы алган. Ир-егет, сюрпризны бозмас өчен, кичен генә өенә кайтырга булган, дип яза “Татар-информ”.
Хәрби чыгарылыш кичәсе кызган бер мәлдә кафега (тантана шунда узган) кереп, сеңлесенә чәчәк бәйләме бүләк иткән. Шунда әнисе дә улы янына йөгереп килгән: бу очрашуны ана сигез ай көткән!
Моңа кадәр Буа районы хакимияте башлыгы Ранис Камартдинов махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрбинең әнисе белән дулкынландыргыч очрашу мизгелләрен үзенең телеграм-каналына урнаштырган иде.


Фикер өстәү