Автобус тукталышына машина куйган өчен штраф түләргә туры киләчәген искә төшергәннәр

Казанның автобус тукталышларында машинасын калдыручыларга 1 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Татарстан Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясеннән шулай дип белдергән.

Башкалабызның автоинспекторлары транспорт оешмалары үтенече буенча тукталышларда машинасын калдыручыларны ачыклау эшен дәвам итә. Шундый машиналар аркасында автобуслар тукталышларда пассажирларны кагыйдәләр буенча төшерә яки утырта алмый.

Бүген “Тукай мәйданы” һәм “Татарстан урамы” тукталышларында махсус чаралар үткәрелгән.
Фотода – “Татарстан урамы” автобус тукталышы. Биредә 8 машинаны калдырып киткәннәр. Аларның барысы да штраф түләүле стоянкага озатылган. Машиналарында утыручыларга яки, ГАИ хезмәткәрләрен күреп, тиз генә машинасына утырып китәргә маташучыларга исә беркетмәләр тутырылган.

Инспекторлар шулай ук Бауман урамындагы сәгать янында урнашкан тукталышта машиналарын калдыручыларга беркетмәләр тутырган.


Фикер өстәү