Рөстәм Миңнеханов Кытайның CHN Energy җитәкчелеге белән очрашуда: Сезнең бик җитди корпорациягез бар

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов CHN Energy (Кытай) халыкара үсеш компаниясе Директорлар советы рәисе У Цюан белән очрашты.

CHN Energy  — Кытайның иң эре энергетика һәм тау компаниясе. Дөньяда күмер һәм химикатлар, җылылык һәм җил электр энергиясе җитештерүчеләрнең иң эреләренең берсе.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге дөньяда энергетика – сәнәгатьнең төп тармаклары үсешенең нигезе. «Сезнең бик җитди корпорациягез бар. Сезгә республикабызның мөмкинлекләре белән танышырга кирәк. Безгә уртак мәнфәгатьләр табарга һәм уртак проектлар буенча актив эшләргә кирәк», — дип ассызыклады республика Рәисе.

У Цюань үз чиратында Татарстанның энергетика һәм сәнәгать потенциалын югары бәяләде һәм хезмәттәшлекне үстерүгә кызыксыну белдерде.


Фикер өстәү