Шәһәрдә яшәүчеләрне автобусларның начар йөриячәге турында кисәткәннәр

Казанда техник сәбәпләр аркасында автобуслар начар йөри башларга мөмкин. Һәр көн саен 10 “яшьтән” зуррак автобуслар арасыннан 15-30ының, ватылып. гаражга китеп баруына бәйле бу. Моннан тыш 1 сентябрьдән пассажирлар 15-20 процентка арта. “БИЗНЕС Online” хәбәрчесенә Татарстан Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясеннән шулай дип хәбәр ителгән.

Көзен мәктәп укучылары һәм студентлар каникулдан чыга, ял итүчеләр – курортлардан кайта. Шулай ук бәрхет сезонында шәһәребезгә килүче туристлар да байтак булачак.

“Тегендә-монда җыенганда, юлга алданрак чыгуыгызны сорыйм. Ни өчен? Уку йортына, эшкә, башка җиргә вакытында килү өчен”, – дигән ассоциация рәисе Сергей Темляков.

Аның әйтүенчә, автобуслар гараждан төзек хәлдә чыгып китә. Әмма юлда төрле хәлләр булып тора. Ассоциация мәгълүматларына караганда, 263 автобусны, нык тузу сәбәпле, яңасына алыштырырга кирәк. Июль аенда Казанда 10 “яшьтән” зуррак автобуслар 600 тапкыр юлда ватылып калган.

“Сакаллы” автобуслар №5, 6, 10а, 18, 33, 35а, 35, 37, 43, 46, 53, 54, 60, 62, 63, 68, 71, 72, 75, 84, 89, 90, 94 маршрутларында йөри. Транспорт ватылса, расписание буенча икенчесе килә. Транспорт графигының ничек үзгәрүен тиз генә 275-30-50 телефонына шалтыратып белешергә була.

Транспорт оешмалары республика бюджеты хисабына 263 яңа автобус сатып алынуны көтә.


Фикер өстәү