Коронавирусның яңа төре таралу сәбәпле, хәлнең катлаулануын әйткәннәр

Мәскәү, Петербург һәм Себердә “Эрис” штаммын йоктыру очраклары билгеләнгән.

Коронавирусның гаять тиз таралучан, иммунитетны “алдаучан” төре – “Эрис” Россиядә әле киң таралмаган. Шулай да яңа штамм илдәге эпидемиологик вазгыятьне катлауландырырга мөмкин. Бу хакта “Интерфакс” Роспотребнадзор мәгълүматларына таянып яза.
“Россиядә яңа штамм йоктыруның тәүге очраклары быел апрель аенда ачыкланды. Апрельдән августка кадәр 13 очрак (чир йоктыру очракларының 0,24%ы) теркәлде”, – дип хәбәр иткән ведомствоның матбугат хезмәте.
“Эрис” белән чирләүчеләр Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Магадан һәм Иркутск өлкәләрендә, Краснодар крае, Бурятия һәм Хакасиядә ачыкланган.
Яңа штаммның Кытайда, АКШ, Бөекбритания, шулай ук Европа һәм Азиянең кайбер илләрендә (барлыгы 51 илдә) киң таралуы күзәтелә.
Чир билгеләре – элеккечә үк: йөткерү, томау төшү, бизгәк тоту, тамак төбе, күкрәк куышлыгы авырту. Штамм йомшак иммунитетлы кешеләргә бик тискәре йогынты ясарга мөмкин.


Фикер өстәү