Салават Фәтхетдинов концертыннан соң уйланулар: «Тозсыз мәзәк, урынсыз шаяру… Аксакал сүзе дә ишетәсе килә бит!»

Салават Фәтхетдинов концертында Ядкәргә эш табылмаган! Аның каравы, төркемгә уйный торган музыкантлар эзлиләр, ди! Ә калганы… Калганы үзгәрешсез. Үзгәртергә тырышсалар да, Салават үзгәрмәде.

Казанда Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов концертлары гөрли. Тамашачы күп булу сәбәпле, елдагыча, өстәмә концерт та куячак сәхнә мэтры. 35 нче сезон концертына җыелган тамашачы арасында «ВТ» хәбәрчесе дә булды.

Кайту

Салават мөгез чыгарам дип тырышмаган. Сәхнә дә гади, җырлар да гади иде. Чыбыклы микрофон, ак пәрдәле сәхнә (элек иң затлы залларда гына була торганы!), баянчыларга кушылып җырлаулар… Кешегә шоу-тамаша түгел, таныш көйләргә кушылып, хатирәләрне яңарту кирәк дип тапканнар бу юлы. Дөрес фикер. Хәзер элеккеләрнең тузанын кагып, аны яңарту модада. Ихласлык җитмәгән, декорация белән тулган дөньядан арып, аңа килә бит тамашачысы. Хатирәләрне яңарту җырчының үзенә дә кирәк булгандыр. Ни дисәң дә, Салаватка инде 63 яшь бит! Яшенә бәйле рәвештә шаяртулар да булды. Анысы турында соңрак.

– Микрофон чыбыгын шулай селтәп йөрмәгәнгә күпме вакыт узды инде. Сул кулга гел нидер җитми төсле. Без бу юлы гади тамаша уйлап таптык. Ничек башлаган булсак, шуңа әйләнеп кайттык, – диде җырчы, быелгы тамашасының асылын аңлатып. Бераз алгарак китеп әйтик: ялт-йолт утлар да кирәкми, сәхнәгә төтен дә җибәрәсе килми, кыйммәтле зур экраннар да куймыйбыз, дисә дә, соңрак Салават замана таләбенә баш иде булса кирәк. Утлар да булды, экранны да күрдек. Экранда исә – магнитофон. Күпләрне Салават иҗаты белән тәүге тапкыр таныштырган җайланма инде монысы. Экран үткәннәрне искә төшерер өчен дә ярап куйды: Салаватның, аның төркеменең яшьлеген фотосурәтләр аша күзәттек.

Концерт хитлардан гына торачак, дип кисәткән иде җырчы алдан ук. Шулай булды да. Концертта нибары 4 яңа җыр яңгырады. Аларны бер-бер артлы башкаргач, әллә яңа, әллә юк – халык отып та өлгермәде бугай. Ярар, киләсе концертларда алары хит булып яңгырый башлагач, отарбыз әле. Салават җырлаган җырның халык теленә керми калганы юктыр.

Концертта буыннар бәрелеше, ягъни «аталар һәм балалар» темасы да кузгатылмады түгел. Моны алып баручы вазыйфаларын башкарган Ядкәр Хәбибуллин һәм Алмаз Муллаянов дуэтында күрергә мөмкин иде. Әйтик, Алмаз «болай итик, тегеләй итик, Салаватны үзгәртик, шаблон буенча бармыйк» дип тырышып маташса, җырчының тугры Ядкәре: «Салават Салават булып калырга тиеш!» – дип каршы төшә. Халык та моны куәтли.

Салават кызыклары

Укучыларының чыгышлары белән чиратлашып (бу да – традицион күренеш), Салават концерты бер дулкында дәвам итте. Ара-тирә җырчы шаяртты, истәлекләрен сөйләде. Шаяртулар исә хатын-кыз мантыйгы, ир һәм хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәт, буыннар бәйләнеше, эстрада торышы, заманага бәйле иде. Бу яшьтә тагын нәрсә хакында шаяртасың инде?

«1990 нчы еллар, концертларда кызлар сәхнәгә менә. «Яратам», – диләр инде. Еллар үтте, яшь кызлар менә дә: «Сезне минем әни шундый ярата!» – диләр. Аннан тагын да яшьрәк кызлар менеп: «Сезне минем әби шундый ярата!» – ди. Өч чор яшәлгән шулай».

«Хатын-кыз, дибез. Хатын-кызны аңлау бик авыр. Хатын-кызны аңлаган кешене дә күргәнем юк. Кайвакыт алар үз-үзләрен дә аңламый. Хатын-кызга «юк» дигәнче, «әйе» дип котылуың яхшырак. Ә үз фикереңне аңа аңлату, гомумән, мөмкин түгел!»

«Мин болай дип уйлыйм: хатын-кызны аңларга кирәкми. Аны яратырга кирәк. Ә ирләрне аңларга. Яратучысы табылыр…»

Мәзәкләрнең тозсызы да яңгырады. Кемгә ничек – андый мәзәк ишетү (бигрәк тә Салават концертында, академия театры сәхнәсендә!) күңелгә май булып ятмады шул. Әмма халык көлде. Көлгәч, ошатканнардыр, димәк.

Әйтик, Салават концертларының берсендә аңа чәчәк бирергә бер ханым менә. Бу хатын-кыз, җырчыны кочаклап: «Картая белмәдең инде, с…ка!» дип «шелтәләмәсенме»! Салаватның гаять бай иҗади карьерасында халыкка чыгып сөйләрдәй башка истәлекле вакыйга калмаганмы икән, дигән уй керде шуннан соң. Салаваттан инде «әдәби сүз» генә түгел, мәгънәле, аксакал сүзе дә ишетәсе килә бит.

Йә булмаса төрле яшьтәге җырчыларның физиологик мөмкинлекләрен тикшерү турында мәзәк урынлы булдымы икән? Укучы үзе хәл итсен әле, без әйтмәдек, яме?

«Күп кенә җырларның йә көе сүзләренә туры килми, йә сүзләре мәгънәсез була. Мәсәлән, Рөстәм Закиров: «Яннарымда булгалап кит, көнгә 5 кенә минут», – дип җырлый. Нишләп була соң ул 5 минутта? Хәер, олы кешегә 5 минут җитәдер.

Шул ук темага Зөлфия Шакирова җырлый. «Мин бәхетле дияр өчен, миңа 5 минут җитә». Җәвитне дә, Зөлфияне дә бик яхшы беләм. Зөлфия дә алдаша белми. Зөлфиянең ни өчен бу җырны репертуарына алганына болай дип фикер йөртәм: Җәвитнең мөмкинлекләреннән чыгып алынган җырдыр бу.

Ярар инде, болары – өлкәннәр. Рифат Зарипов бөтенләй «ике минут кына» дип җырлый! Аның авырлыгына караганда, 2 минут бик җиткәндер.

Әмма рекордсмен – Фирзәр Мортазин. Ул: «Бер генә минутка» дип җырлый. Ә Фирзәр алдаша белми».

Әмма халык Салаватның һәр сүзенә, һәр мәзәгенә мөкиббән иде. Кем әйтмешли, Салават – халыкныкы, август – Салаватныкы инде ул.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү