Ашлык бәяләре тотрыклы түгел, якын киләчәктә аларның хакы артырга мөмкин, дигән Россия Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев ТАССка биргән әңгәмәсендә.
– Әлеге вакытта бездә ашлык бәяләре тотрыклы түгел, ул Кара диңгездәге вазгыятькә бәйле арта. Минем уйлавымча, әлегә, бәлки, ашлык бәяләре артыр, – дигән ул.
Министр фикеренчә, якын араларда азык-төлек инфляциясе артырга мөмкин.
– Монда мин бу хәлләрнең европа континентында булуына игътибар иттерәсем килә, – дигән Дмитрий Патрушев.
Россиядә азык-төлек инфляциясе әлегә сизелерлек түгел.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat