«ВТ»ның махсус проекты — МИЛЛИ АККОРД | Сорнай

«Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты Татарстанда яшәүче төрле милләтләрнең традицион уен кораллары белән таныштыра. Аның чираттагы чыгарылышын СОРНАЙга багышлыйбыз. Әлеге борынгы уен коралы төрки халыкларда киң таралыш алган. Бүген без аның татарларда таралган төре, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләшербез.

Ринат Гыйләҗев 1983 елда ук оешкан «Сорнай» фольклор-этнографик ансамблен җитәкли. Безнең сәхифәнең төп герое булган уен коралын Татарстанда популярлаштыруга зур өлеш керткән кеше ул.

– Мин гомерем буе сорнайга рәхмәтле. Кайчандыр бу уен коралы турында берәү дә, хәтта үзем дә берни белми идем. 1970 нче еллар ахыры. Арчада эшләгән чагым. Шулай бервакыт Әгерҗегә барырга һәм Салавыш авылында яшәүче бер абзый белән танышырга насыйп булды. Ул миңа үзе ясаган сорнаен күрсәтте. Әле дә саклыйм мин аны. Ул чакта татарның өч уен коралы – курай, кубыз һәм тальяны бар иде. Сорнайның тавышын ишетеп, таң калдым. Яңгырап тора бит! Үзенә генә хас «йөзе» дә бар. Аны башкаларга ишеттерәсе, популяр итәсе килде. Шулай итеп, «Сорнай» ансамбле оешып, бүгенгә кадәр бер генә тапкыр да сорнайдан башка чыгыш ясаганыбыз булмады, – дип хатирәләрен яңартты Ринат Гыйләҗев.

Ринат әфәнде милли музыка дөньясында бик күптәннән кайный. Хәер, аңа бар күңелен биреп хезмәт итә, дисәк, дөресрәк булыр. Шуңа да сорнайга һәм, гомумән, халык уен коралларына кагылышлы мәсьәләдә әйтер сүзе бар. Без аннан бу өлкәдәге ПРОБЛЕМАлар һәм ул аларның ЧИШЕЛЕШе турында сораштык.

Беренчедән, ДӘҮЛӘТ ЯРДӘМЕ. «Электән – Таҗеддин Ялчыгол, Солтан Габәшиләр заманыннан бирле уен кораллары гел энтузиастлар кулында булды. Бүгенгә кадәр берни үзгәрмәде. Милли уен кораллары – халыкның йөзе. Аларны торгызу, популярлаштыру – гаять зур һәм катлаулы мәсьәлә. Ул министрлык, хөкүмәт, хәтта Рәис дәрәҗәсендә каралырга тиеш. Шуннан башка без берни дә эшли алмаячакбыз».

Икенчедән, УКЫТУ СИСТЕМАСЫ. «Барлык уку йортларын – музыка мәктәпләрен, көллиятләрне, консерватория һәм институтларны аякка бастырырга! Аларның программаларына үзгәрешләр кертергә кирәк. Халык уен коралларында уйнарга өйрәтү өчен кафедралар бар, тик аларда ни репертуар, ни методика, ни инструментлар юк».

Өченчедән, ФӘН. «Сорнай гына түгел, гомумән, бер генә уен коралы турында да сыйфатлы фәнни хезмәт юк. Кайчандыр Рәгъде Хәлитов язган җыентыкка карап утырып булмый бит инде.  Шуннан соң уен коралларына кагылышлы бер генә дә фәнни хезмәт язылмаган. Беркемгә кирәкми, беркем дә шөгыльләнми».

Дүртенчедән, ЯСАУ МЕТОДИКАСЫ. «Без әлегә кадәр кем ничек булдыра ала, шулай ясаган уен коралларында уйныйбыз. Әмма сыйфатлы уен коралларын өй шартларында берничек тә ясап булмый. Монда дәүләт контроле кирәк. Музыка уен кораллары махсус фабрикаларда ясалырга тиеш. Татарга зур фабрика да кирәкми. Осталарыбыз уен коралларын сата алмый интегә… Әмма без барыбер сыйфатлы инструментларда уйнарга тиеш».

Бишенчедән, УЙНАУ МЕТОДИКАСЫ. «Ул бездә шулкадәр түбән дәрәҗәдә. Без әз генә «Әпипә» көен өйрәнсәк, менә мин уйный беләм, дип йөри башлыйбыз. 1934 елны Фәйзулла Туишев беренче тапкыр Россиякүләм зур, дәрәҗәле фестивальда катнаша һәм дәрәҗәле өченче урынны ала. Шуннан бирле татарның милли уен коралларында уйнап, шундый дәрәҗәле фестивальләрдә, конкурсларда катнашып, урын яулаган бер генә татар кешесе дә юк. Моңа ничек хурланмыйсың ди?..»

***

Ә үсеп килүче буынга бу ни дәрәҗәдә кирәк тә алар халык уен кораллары белән ни дәрәҗәдә кызыксына соң?

– Нишләп кызыксынмасыннар? Ничек кенә әле!.. Без еш кына мәктәпләрдә чыгыш ясыйбыз. Кайчак уен коралларын ясау серләрен дә өйрәтәбез. Мастер-класстан соң арттан калмыйлар… Шулай бервакыт Бөгелмәдәге балалар йортында чыгыш ясарга туры килде. Шунда ук курай ясарга да өйрәттем. Икенче көнне бер малай яныма килеп, тимер кисәгеннән ясаган кураен сузды. Теләсә кайда тишемнәр ясап бетергән, тавыш чыкмый, ди… Елап җибәрә яздым шунда. Иң яхшы кураемны табып алып бүләк иттем. Хәзер балаларга башка нәрсәләр кызык, диләр. Ә мин аларны кызыксындыра белергә генә кирәк, дип саныйм. Кемне өйрәтергә түгел, ә кем өйрәтә – менә шул турыда уйларга кирәк. Шәкертләрне өйрәткәнче, мөгаллимнәрне укытып чыгарасы иде, – дип җавап кайтарды Ринат Гыйләҗев.

Ринат әфәнде фикеренчә, сорнай – бик үзенчәлекле уен коралы, чөнки:

– анда теләсә кемне уйнарга өйрәтеп була;

– сорнайда салмак көйләрне дә, дәртлеләрне дә уйнап була, чөнки аны төрле тональлектә ясарга мөмкин;

– хатын-кызлар сорнайда уйнарга ашкынып тормый, әмма алар бар. Бу очракта физик мөмкинлекләрдән бигрәк, этик ягы алга чыга. Сорнайда уйнаган вакытта бик күп көч кулланырга кирәк. Бераздан йөзең кып-кызыл булырга мөмкин. Хатын-кызларның барысы да моңа риза түгел, билгеле.

Сорнай ясау остасы Таһир Вәлиуллин: «Әтинең йогынтысы булгандыр»

Инженер халык уен кораллары ясый аламы? Ала икән. Бүгенге әңгәмәдәшебез Таһир Вәлиуллин гомере буе Казан авиация институтында эшләгән. Һөнәри тормышының бер өлешен сорнай һәм башка уен кораллары ясауга да багышлаган. Сорнайны нигә «көйсез» диләр? Аны ясау катлаулымы? Без әнә шуларны сораштык.

Сорнайны кайчаннан бирле ясыйсыз?

– 1980 нче елларда, Ринат (Ринат Гыйләҗев. – Авт.) «Сорнай» ансамблен оештырып җибәргәч, миңа мөрәҗәгать итте. Мәскәүдән сорнай алып кайтып күрсәтте дә, шуны ясап кара, әле ди. Менә шул үрнәктә ясый башладым да инде. Аңа кадәр мин, Казан авиация институтынын фәнни хезмәткәре буларак, махсус заказ буенча Казан музыка уен кораллары фабрикасында Вараксин гармунының техник мөмкинлекләрен өйрәндем. Ринат белән шунда танышкан идек.

Сорнай ясау технологиясен өйрәнү авыр булдымы?

– Сорнай өч өлештән тора. Мундштук (башкача сыбызгы өлеше. – Авт.), тишемле көпшә һәм мөгез. Соңгысы – натураль, ягъни сыер мөгезеннән ясала торган өлеш. Иң катлаулысы да шул. Мөгезне бик яхшылап эшкәртергә кирәк бит. Көпшәсе исә башка тынлы музыка уен коралларыннан бик аерылмый. Мундштук та, көпшә дә эбониттан ясала. Тагын бер мөһим һәм катлаулы өлеше – тавыш ярысын ясау. Техник яктан сорнай ясауның бернәрсәсе юк ул үзе. Төзелеше гади. Ләкин ясадым да бетте түгел. Бик күп вакыт дөрес тавыш чыгаруга китә.

Аңлавымча, сорнайны өй шартларында гына ясап булмый?

– Булмый, әлбәттә. Сорнайны ясаганда, күп эшләр кыру (токарь) станогында эшләнә. Моннан тыш, ул – бик тузанлы, пычрак эш. Мөгез эшкәртү генә дә ни тора.

Сорнай ясау өчен музыкаль белемле булу шартмы?

– Музыкаль ишетү, ягъни слух дигән нәрсә бар. Аны камилләштереп була дип саныйм мин. Һәрхәлдә, үзем эшләгән саен шомардым, тавышын тыңлый-тыңлый, ничек кирәк икәнен өйрәндем.

Әлеге уен коралын ясау өчен күпме вакыт кирәк?

– Дөресен әйтәм: беркайчан да санап караганым булмады. Гомумән, уен кораллары ясау беркайчан да төп эшем булмады, шөгыль буларак кына карадым. Вакыт булган саен 1–2 сәгать утырып ала идем. Әмма, әйткәнемчә, тавыш чыгару шактый күп вакытны ала. Бер генә детальне дөрес эшләмәсәң дә, яңадан башларга кирәк. Ул яктан бик «көйсез» инструмент.

Ягъни музыка уен коралларын ниндидер табыш алу өчен ясамадыгыз?

– Юк. Кереме булсын өчен, аның белән даими шөгыльләнергә кирәк. Мин күбесенчә Ринатның ансамбле өчен эшләдем аларны. Ара-тирә генә башка музыкантларга да ясап бирдем. Бераз төзәткәләп җибәрү өчен дә киләләр иде. Сорнай һәм, гомумән, уен кораллары ясау үземә кызык булды.

Моңа әтиегезнең күренекле композитор булуы да (сүз Хөснул Вәлиуллин турында) йогынты ясамадымы икән?

– Бәлки. Әмма кечкенә чакта миңа музыка дөньясы бөтенләй кызык түгел иде. Кечкенәдән машиналар, ниндидер детальләр янында йөрдем. Мәктәптә укыганда модельләштерү түгәрәгенә йөрдем. Ягъни кайчан да булса музыка өлкәсендә эшләрмен дип уйламый идем.

Ничек уйлыйсыз, сорнай ни дәрәҗәдә популяр?

Нәрсә дип җавап бирим икән? Мин инде ике еллап ныклап торып сорнай ясамыйм. Әмма ясаган вакытта да сораучылар шулкадәр күп иде дип әйтә алмыйм. Бүген Татарстанда сорнай ясаучы осталар башка юк дип беләм. Һәрхәлдә, үземнең ишеткәнем юк. Нәтиҗәне менә шуннан чыгарырга була инде…

Белгеч сүзе

Геннадий Макаров:

Әлеге уен коралы татар халык иҗатында, урта гасыр татар язма әдәбияты үрнәкләрендә еш искә алына.  Бу коралны исеме буенча гына күз алдына китерү шактый авыр. Чөнки сорнайларның берничә төре бар.

1.Көтүче сорнае Идел-Кама буенда яшәгән барлык халыкларга да билгеле. Аны саламнан, камыштан ясаганнар, озынлыгы150–200 мм булган.

 

Камыштан ясалган примитив көтүче сорнае

2.Көтүче мөгезе. Бу корал төренең исеме аңлатуны таләп итә. Ул мөгез дип атала, чөнки сорнай көпшәсенә сыер мөгезе беркетелган була. Аны гади кларнет (шалмей) дип тә әйтергә мөмкин. Бу сорнай төрен халыкта көтүче мөгезе дип тә, көтүче торбасы, көтүче быргысы дип тә атыйлар.

Сыер мөгезе беркетелгән сорнайда, ягъни көтүче мөгезендә, мәсәлән, 1950 елларга кадәр күп кенә авыл көтүчеләре уйнаган. Көтүчеләрнең сорнайда уйнавы иртә таңнан яңа хезмәт көне башлану өчен шартлы билге булып торган. Көтүчеләр, йорт хайваннарын көтүгә алып чыгу өчен, сорнайда махсус көй уйнаганнар. Көтүче мөгезенең күтәренке һәм көчле тавышлары тормышның шатлыгын символлаштырган.

 

 

 

Көтүче быргысы

 

3.Сорнай. Бу төр – Көнчыгыш тынлы музыка сәнгате үрнәге. Ул – уйгур, үзбәк сорнайларына охшаш инструмент. Урта гасыр татар мәдәниятенең элитар катламы кулланган.

 

 

 

Урта гасыр татар элитар мәдәниятендә кулланылган классик сорнай

Сорнай хәрби-мәрасим оркестрларда, урта гасыр Идел буе төрки морзалары, ханнарның сарай ансамбльләрендә, шулай ук халык циркы, шамакайлар, аю йөртүчеләр тамашаларында кулланылган һәм гомуми Көнчыгыш традицияләренә бәйле булган. Урта гасырлардагы татарларның хәрби-музыкаль традицияләре турында «Казан тарихы»ның аноним авторы да яза. Ул 1552 елның октябрендә Казанны саклауның соңгы көннәрен болай сурәтли: «Кайвакыт давылбаз, нәккәр тавышлары, әргәннәр бакырганы, быргылар, сорнайлар чыелдаган авазлар ишетелә, алар Казан газыйларын, җауларын җыя, кала саклаучылар сугышка әзер булсын диеп сөрән сала…»

Сорнай турында шундый ук тасвирламалар башка күп кенә әсәрләрдә дә бар. Күрәсең, урта гасыр татар сорнае гомуми Көнчыгыш прототиплары белән бер үк булган. Бу корал традицияләре Яңа вакыт җитү белән куллыштан төшә. Әмма бүгенгә хас тарихи ядкарьләргә игътибар көчәю чорында сорнай коралында уйнау тергезелергә мөмкин.

Бу – кызык!

– Күренекле галим Ш.Мәрҗани «Сор», ягъни «soure», «саури» сүзен «мөгез» дип төрҗемә итә. «Най» камыш, көпшә дигәнне аңлата. Халык арасында «сорнай» сүзе «сер-най», ягъни серләшү, күңел сере мәгънәсендә дә очрый. Коръәндә «сур» сүзе уен коралы буларак язылган. Кыямәт көне алдыннан Исрафил фәрештә «сур», ягъни мөгезгә өрер, диелгән.

– Татар халкында сорнай көтүчеләр тарафыннан кулланылган.

– Күпчелек очракта ул терлек мөгезеннән ясалган.

– Сорнай тавышының матур яңгырашы, тембры сыбызгы өлешен дөрес итеп ясаудан тора.

– «Сорнай» сүзе татарлар яшәгән күп төбәкләрдә очрый. Кайбер очракларда икенче уен коралларына карата да әйтелә. Әйтик, «сыздыр әйдә сырнаеңны», дип Курган якларында гармунга әйтәләр.

Үзбәкстан маркасындагы сорнай һәм дәф (дойра) сурәте, 2006 ел

Сорнайга охшаш иң гади уен коралларының берсе – камыл сорнай. Аны ясау өчен арыш саламын кулланганнар.

Шундый ук юл белән елга, күл камышыннан камыш сорнай ясап уйнаганнар.

Лилия Гыймазова

 

 


Фикер өстәү