Шартлаудан 110нан артыграк йортка зыян килгән, үлүчеләр һәм югалучылар бар

Мәскәү өлкәсенең Сергиев Посад шәһәрендәге шартлаудан 110нан күбрәк бинага зыян килгән. Күпчелеге – торак йортлар, шул исәптән шәхси йортлар. Бу хакта ТАСС ашыгыч хезмәтләр мәгълүматларына таянып яза.

Шулай ук социаль һәм административ биналар җимерелгән.

Исегезгә төшерәбез: кичә, Сергиев Посад шәһәрендә шартлау булган. 1кеше үлгән, 53е медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Пиротехника складындагы шартлауның сәбәбен төгәл генә әйтүче юк әле. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 12 кешенең язмышы әлегә мәгълүм түгел.


Фикер өстәү