Үзебезнең кеше. Данис Зарипов белән саубулашу матчына илнең иң яхшы алка сугучылары җыелды

Казан бер кичкә Россиянең хоккей үзәгенә әверелде. Әлеге вакыйганың үзәгендә исә Данис Зарипов кайнады. Соңгы елларда татарның иң танылган спортчысына әверелгән хоккейчының саубулашу матчына илнең иң яхшы алка сугучылары җыелды. Овечкин белән Мозякин, Ковальчук белән Дацюк һәм башкалар катнашкан тамашада матур сүзләр әйтелде, күз яшьләре чыкты һәм мондый нәтиҗәгә килделәр: яңа тормыш әле башлана гына. Ни эшләргә җыенганын төгәл әйтмәсә дә, Данис хоккей белән араны өзмәячәген сиздерде.

Халык спортчыны яратып кабул итсен өчен, рекордлы очколар, зур җиңүләр генә җитми. Үз кеше булырга кирәк. Данис әнә шундый кешегә әверелде. Хәтта кайбер тамашачы аның Чиләбедә туып-үскәнен дә белми. Төп матч башланыр алдыннан легендар хоккейчы белән бозга әнисе, хатыны һәм ике улы да чыкты. Зарипов ирешкән уышлары өчен кемнәргә бурычлы булуын искә алды. Әтисе Зиннурның аны ничек итеп хоккей белән таныштыруы, беренче күнегүдә ике адым атлагач егылуы, әмма гомере буе кулыннан кәшәкә төшмәве турында сөйләде.

Көн узган саен алкага яхшырак суккан, инде Канадага барып, осталыгын чарлаган яшь уенчыны көннәрдән бер көнне Казанга чакыралар. Ә өйгә кайтып, бу хакта әйткәч, әнисе Фаиләдән мондый җавап ишетә: «Улым, мин инде күптән Казанга кайтырга җыенам».

Яшь Данисның «унлы» машинасында мавыктыргыч сәяхәт башлана. Башта Чиләбедән Алабугага кадәр кайталар. Аннары Казанга кадәр юлны күрсәтергә дип, авылдан туганнарын кереп алалар. Барып җитәләр, килешү төзелә, ә менә бозда үзеңә юл яру җиңел булмый. Яшь егет хәтта кабат Чиләбе ягына да каера башлый. Бәхетенә, сабыр итәргә киңәш бирүче табыла. Нәкъ менә шул сабырлыгы, үҗәтлеге һәм үзсүзлелеге аркасында мәшһүр хоккейчы үсеп чыкты да Данистан. Ул беркайчан да тизлеге белән алдырмады, көндәшен бәреп егарлык көчкә ия булмады. Уңышка ирешүнең башка юлын тапты: акыл белән уйнады.

Боздагы осталыгы – бер хәл, татар егете булган өчен тагын да ныграк яраттылар Зариповны.  Соңгы елларда татарның иң танылган спортчысына, үзе дә сизмәстән милләтнең горурлыгына әверелде ул. Малайлар үрнәк алды, әбиләр дога кылды. «Ак барс»та булмаса, мондый игътибарга, мондый уңышка иршере идеме Данис? Хәзер инде бу сорауга җавап эзләүнең мәгънәсе юк. Зарипов дигәч – «Ак барс», ә «Ак барс» дигәч, Данис күз алдына килә.

Әмма тормышта мәхәббәт белән генә яшәп булмый. 2013 елда Даниска Казаннан китәргә туры килде. Кем әйтмешли, «яратып китеп кара». Магнитогорскида ул янә чемпион булып танылды, яңа рекордлар куйды, ике тапкыр Гагарин Кубогын отты. Әмма барыбер Казанга тартылуын яшермәде. Киткәндә бер авыр булса, кайтканда янә сынау аша узарга туры килде. Хоккейчыны допинг куллануда гаепләгәч, аңа «Татнефть», ягъни Татарстан ярдәм кулы сузды. Һәркемгә мондый мөнәсәбәт күрсәтмиләр. Ә ул – үзебезнең кеше. Шуңа күрә аның өчен аерым хоккей бәйрәме оештырылды.

Бәйрәмнең иң тантаналы өлешендә аның фамилиясе язылган свитерны «Татнефть-Арена» түбәсенә күтәргәч, моннан ары «Ак барс»та беркемнең дә 25 саны астында чыгыш ясамаячагын игълан иттеләр. Бу урында яшь кызлар гына түгел, күпне күргән ир-егетләрнең күз яше чыкты. Кабат андыйлар булмаячак. Зариповның кабатланмас кеше икәнен Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, «Ак барс» президенты Наил Мәганов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның спорт министры Владимир Леонов та әйтте.

Хәзерге вакытта Россиянең иң шәп хоккейчысы саналган Александр Овечкинның фамилиясе язылган һәм саубуллашу матчында чыгыш ясаган уенчыларның имзасы салынган свитерны, тамашачылар арасында аукцион уздырып, 2 миллион 100 мең сумга саткач, бозга Зарипов һәм иптәшләре чыкты. Нинди җиңүләргә ирешкәннәрен санап бетерерлек түгел. Овечкиннан тыш, саубуллашу матчында Павел Дацюк, Илья Ковальчук, Сергей Мозякин, Александр Семин, Евгений Кузнецов, Александр Радулов һәм башкалар уйнады. Бу кадәр «йолдыз»ны бер урынга Данис кына җыя ала. Беренче периодта ул «Яшелләр» командасында Алексей Морозов һәм Сергей Зиновьев белән бергә чыгыш ясады. Атаклы ЗЗМ! Виталий Прошкин, Александр Степанов, Евгений Меведев, Григорий Шәфигуллин да шунда. Ә икенче периодта «Аклар» ягына күчеп, энесе Марат һәм улы Артур белән бозга чыкты. Очрашуда соңгы алка Зариповныкы булырга тиеш иде. Шулай булып чыкты да. Артур пас бирде, Данис кертте һәм янә кулына микрофон алып, хоккей сөючеләргә дәште: «Мин сезне яратам һәм алга таба да яратачакмын».

 «Хоккейда каласым килә»

Очрашу алдыннан Данис Зарипов журналистларның сорауларына җавап бирде.

– Титулларыгыз, уңышларыгыз күп. Аеруча кайсы белән горурланасыз?

– Тырышлыгым белән горурланам. Җиңүләремнең барысына да зур хезмәт ярдәмендә ирештем. Алдамадым, хәйләләмәдем, җиңел юл эзләмәдем. Кулдан килгәнчә тырышып эшли алуым өчен үземә рәхмәт әйтәм.

– Алга таба нәрсә булачак, быелгы ялыгыз кайчан тәмамлана?

– Күрәсең, миңа да ял итәргә вакыт җиткәндер. Сер итеп кенә әйтәм: 10га яки 11гә кадәр йоклауның, аннары берни эшләмәүнең бер авырлыгы да юк икән. Мәшәкатьләр бар анысы. Әмма мондый вакыт озакка сузылмаска да мөмкин. Аннары ни буласын күз күрер. Әлегә озакка сузылган карьерамнан соң хәл алам. Клуб белән элемтәдә торабыз. Якын арада җитәкчелек белән утырып сөйләшәчәкбез. Хоккейда каласым, Татарстан хоккееның үсешенә өлешемне кертәсем килә.

– «Металлург» яки «Ак барс»та тренер булырга тәкъдим итсәләр, кайсын сайлар идегез?

– Тамчы да икеләнмичә «Ак барс»ны.

Зиннәтулла Билалетдинов, «Ак барс»ның баш тренеры:

– Яраткан шәкертләрем күп. Зарипов, Морозов, Никулин һәм башка бик күпләр… Мондый уенчылар белән эшли алганым өчен үземне бәхетле саныйм. Данисны аеруча яратам. Алар барысы да – үзенчәлекле шәхесләр. Данис белән тренерлык эше турында сөйләшеп карадым, әмма ул җавап бирмәде. Мин инде күп эшләдем, ә менә аңа ярдәм итәр идем.

✅Карьерасы 24 ел һәм 362 көн – 1998 елның 27 февраленнән 2023 елның 24 февраленә кадәр дәвам итте

✅1996–1998, 1999–2001 – «Мечел», 1998–1999 – «Свифт Каррент Бронкос» (Канада), 2001–2013, 2017–2023 – «Ак барс», 2013–2017 – «Металлург» (Магнитогорск).

✅Россия чемпионатларында 1324 матч, 431 алка, 546 пас

✅«Ак барс»та 18 сезон, 928 матч, 292 алка, 356 пас

✅Россиянең 6 тапкыр чемпионы (2006, 2009, 2010, 2014, 2016, 2018). Әлегә бердәнбер 5 мәртәбә Гагарин Кубогы иясе (2009, 2010, 2014, 2016, 2018). 3 тапкыр дөнья чемпионы (2008, 2009, 2014). Дөнья чемпионатларының көмеш (2015) һәм бронза (2007) призеры.

 

 


Фикер өстәү