25 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы режим гамәлгә кертелә

Пиротехника әйберләрен куллануга чикләүләр кертелә.

Татарстанда 25 декабрьдән янгынга каршы махсус режим эшли башлаячак. Пиротехника әйберләрен куллануга чикләүләр Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорына кертелеп, киләсе елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән карарга кул куйган, дип яза KZN.RU.

Документ нигезендә, янгынга каршы махсус режимның гамәлдә булу чорында 1-3 класслы хәтәр белән янаучы пиротехника әйберләреннән (бенгаль утлары һәм хлопушкалардан тыш) файдалану тыела. Чикләүләр:
сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы объектларыннан 500 метр ераклыктагы;
торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектларыннан, кешеләрнең күпләп булу урыннарыннан, автомобиль юлларыннан, шәхси йортлардан 30 метр ераклыкта;
күпфатирлы йортлардан 30 метр ераклыктагы территорияләргә кертелә.
Муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары 30 һәм 500 метр ераклыкта пиротехника әйберләреннән куллану тыелган өстәмә объектлар исемлеген билгеләүгә хокуклы.
Республикада яшәүчеләр, үз чиратында, янгынга каршы махсус режимның гамәлдә булу чорында пиротехника әйберләрен тиешсез урында куллану очраклары турында ашыгыч хезмәтләргә (112, 01, 02) шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин.


Фикер өстәү