Республикада 19 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә

Татарстанда 19 декабрьдән һәм Яңа ел каникуллары төгәлләнгәнче янгынга каршы махсус режим кертелә. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Әлеге режим гамәлдә булган чорда I-III класс куркынычындагы пиротехник эшләнмәләрне сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, җылылык-энергетика комплексы чикләреннән ярты километрдан да якындарак куллану тыела.

Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кеше күп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар, шулай ук күп фатирлы йортлар чигеннән 30 метр ераклыкта салют аттыру тыела.

Бары тик бенгаль утлары һәм шапылдавыклар гына искәрмә булып тора.

/Татар-информ


Фикер өстәү