«Йолдызлар турында белем туплаган кеше сихернең бер тармагын өйрәнгән була»

Ел дәвамында көтеп алган могҗизалы чорга аяк бастык. Күңел Яңа елны каршыларга әзерләнә. Киләсе елдан бары яхшыны гына өмет итәсе килә. Әнә шушы нечкә кылны истә тотып, елның-елында Яңа ел алдыннан төрле йолдызнамә, фаразлар күзгә чалына башлый. Киләсе елның нинди булачагын энәсеннән җебенә кадәр әйтеп бирә алар. Анда язылганнарга ышанырга ярыймы? Моның өчен нәрсә көтә?

Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов белән шул хакта сөйләштек.

– Аллаһ илчесе: «Йолдызлар (астрология) турында белем туплаган кеше сихернең бер тармагын өйрәнгән була. Ул күбрәк белгән саен, шулкадәр гөнаһлырак була бара», – дигән. Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле булган сер, могҗизаларга сак карарга кирәк. Пәйгамбәребез астрологиягә, йолдызнамәгә ышану, алар ярдәмендә киләчәкне фаразларга маташуны бик нык тәнкыйтьләгән.

– Шулай да Яңа ел алдыннан йолдызнамәләргә, астрологларга ышану аеруча популярлаша. Һәр йолдызлык астында туучыны ни көтәсен, гомумән, киләсе елның нинди булачагын энәсеннән җебенә кадәр әйтеп бирәләр. Ничек уйлыйсыз: бу дөресме? Йолдызнамә белән елның нинди булачагын фаразлап буламы?

Изге урын буш тормый, диләр бит. Бу очракта да әгәр кешенең дини белеме юк икән, аның башы әнә шундый юк-барлар белән тулачак, ул юк-барга ышаначак. Шайтан тыелган җимешкә юлны җиңеләйтә. Ә динебездә сихерчелек, астрология белән шөгыльләнү тыелган. Бу диварга баш белән бәрелсәң, сиңа бәрәкәт киләчәк, дисәң, анда шундук йөз кеше тезелеп басачак. Моның өчен биш тапкыр намаз укырга кирәк, дисәң, берсе дә намазга басмас. Кеше алда ярылып яткан хакыйкатьне күрми, шайтан вәсвәсәсенә бирелә. Төрле йолдызнамәләргә, астрологларга ышану да әнә шул вәсвәсәгә бирелү белән бер. Бу – бик зур гөнаһ. Елның нинди булачагын йолдызнамә ярдәмендә генә фаразлап булмый. Бар да – Аллаһы Тәгалә кулында.

– Шул ук Яңа ел алды йолдызнамәләренә килсәк, кайчак алар фаразлаганнар чынга да ашып куя бит. Бу нәрсә белән аңлатыла?

Монда шундый нәрсә бар: Аллаһы Тәгалә – туры юлга кертүче дә, адаштыручы да. Ләкин адашуда кеше үзе гаепле. Кеше һәркемгә ихтыяр хакы биргән. Кеше нинди юл белән барасын үзе сайлый. Бөтен бәхет Аллаһы Тәгаләгә  бәйле. Әгәр кеше төрле ырым-шырым, йолдызнамәләргә ышана икән, Аллаһы Тәгалә аңа аларны юри рас китерә. Ул аңа юлын җиңеләйтә. Әмма бу юл, бу ышану ахыр чиктә адашуга, алдануга китерәчәк.

– Соңгы арада кешенең туган елы, сәгате буенча наталь карта төзеп, аның язмышын өйрәнү, тормышында ниләр булачагын фаразлау да популярлашып китте. Ислам дине моңа нинди мөнәсәбәттә? Аларга ышану гөнаһмы?

Киләчәктә ни буласын, язмышка ни язылганын фәкать Аллаһы Тәгалә генә белә. Киләчәкне әйтергә маташучылар моңа каршы килә, Аллаһы Тәгаләгә ышанмавын күрсәтә. Шуңа күрә шул ук наталь карта, анда язылган саннар буенча кешенең язмышын өйрәнү, киләчәген юрау да, аңа ышану да – бик зур гөнаһ. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Ялган юрауларга ышанган, аларга бәйле булган кеше дә, киләчәкне әйткән һәм ул әйткәнгә ышанган, сихерчелек белән шөгыльләнгән һәм сихергә ышанган кеше дә безләрдән түгел», – дигән. Гомумән, ислам динендә мондый күренешләр, астрология белән шөгыльләнүнең гөнаһы күрәзәлек итүнеке кебек үк.

– Дога, аятьләр язылган бөти, брелок тагып йөрергә ярыймы?

– Элеккеге заманда муенына кечкенә генә Коръән тагып йөрүчеләр булган. Алар моны кирәк чакта туктап, Изге китапны укып алырга мөмкинлек булсын өчен эшләгән. Бүген исә бу күренеш башка мәгънәгә ия. Күпләр күкрәккә дога язылган бөти тагам да ул мине саклап торачак, дип саный. Әмма бу – мәҗүсилеккә тартым гамәл. Ник дигәндә, безне бары тик Аллаһы Тәгалә генә саклый. Бәхетне дә безгә фәкать Ул гына бирә. Шуңа күрә кеше үзе белән Коръән йөртсә, моның файдадан кала бер зыяны да юк. Әмма дога язылган бөтиләрне тагарга ярамый. Өйгә, машинасына төрле аятьләр язылган әйберләр элүчеләр дә очрый. Бу әйберләр үзләре кешене сакламый. Кеше аларга караган саен Аллаһы Тәгаләне искә төшереп, анда язылганнарны укып, үзенә файда алырга мөмкин.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү