Йолдызнамә һәм фалнамәләргә ышанырга кирәкме?

Адәм баласы төрле ырым-шырымнарга ышана. Йолдызнамәләрне күзәтеп укып бара. Төш юрарга ярата. Ислам динендә моңа караш нинди?  Кабан арты мәчетенең икенче имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин белән шул хакта сөйләштек. 

– Хәзрәт, сатуда «Фалнамә. Коръән ачу китабы»н күрдем. Изге китап ярдәмендә күрәзәлек итү булып чыга түгелме бу?

– Соравыгызга җавап биргәнче, иң элек динебез нигезен тәшкил иткән шәһадәт кәлимәсе турында әйтеп узасым килә. Һәрбер мөселман белгән «Лә иләһә иллә Аллаһ» кәлимәсе «Аллаһтан башка гыйбадәткә лаеклы зат юктыр» дигәнне аңлата. Ягъни Аллаһка тиң булган, Аллаһ Раббыбыз сыйфатларына ия булган беркем дә, бернәрсә дә юктыр. Аллаһ – галәмнәрне барлыкка китерүче, бәла-казалардан саклаучы, тормышыбызны тәкъдир кылучы, язмышны билгеләүче һәм киләчәктә булачак бар нәрсәне бердәнбер белүче заттыр! Бүтән беркем дә моңа дәгъва белдерә алмый. Ә «Фалнамә, Коръән ачу китабы» моңа турыдан-туры каршы чыга. Янәсе, «Фалнамә» китабын ачасың да очраклы рәвештә бармагың төрткән аять белән юрыйсың. Элек җәһилият вакытында укларны күккә атып, кайда очса, шуңа карап юраганнар. Хәзер уклар урынына Коръән аятьләрен кулланалар. Андый күрәзәлекне Аллаһ шайтан гамәле дип атый. «Мәидә» сүрәсенең 90 нчы аятендә: «Ий, мөэминнәр! Барлык исерткеч эчемлекләр, отышлы уеннар, ширек кату сыннары һәм күрәзәлек кылу уклары шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер», – ди. Бу аятькә барлык күрәзәлек кылу ысуллары керә. Нинди генә предмет-әйбер белән ясалмасын, хәтта Коръән сүрәләре буенча эшләнсә дә, тыелган гамәлләрдән санала. «Фалнамә»не төрле сүзлекләр, энциклопедияләр «төрки халыкларның борынгы күрәзәлек итү китабы» дип бәялиләр. Аллаһка шөкер, 2008 елда ук Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенә караган казыйлар шурасы, «Фалнамә» китабын сату, тарату, куллану – зур гөнаһ, дип карар кылды. Бу карарга өстәрлек сүзем юк.

– Халык арасында куркулык кою дигән нәрсә дә таралган. Аның шәригатьтә хөкеме бармы?

– Гәрчә безнең җирлектә (әти-әнием Мамадыш районыннан) куркулык кою, койдыру күренеше таралмаса да, кешеләрдән сораша торгач, ул эшнең асылына төшенеп булды. Янәсе, әгәр берәр кешенең күңеленә курку төшсә, кургаш эретеп, төрле аңлашылмаган сүзләр өстәп, шул кургашны суга салганда килеп чыккан фигуралар белән юрыйлар икән. Бу да – шәригатебезгә каршы килгән эшләрнең берсе. Беренчедән, Аллаһы Тәгалә бу дөньяны махсус кануннарга буйсындырып барлыкка китергән. Физика, химия, биология кануннары – барысы да Аллаһ кануннары. Шуңа күрә йомыркасы булсын өчен тавыгын барлыкка китерде. Җирдән чыга торган уңыш булсын өчен кояшын, суын бирә. Әмма куркудан котылыр өчен кургашның ни катнашы бар?! Әйтергә кирәк, ул чара вакытында төрле аңлашылмаган әфсен-төфсеннәр әйтелә. Бәлки, гади халык Коръән аятьләрен, Пәйгамбәребездән килә торган догаларны төрле ярамаган әфсен-төфсеннән бик үк аерып бетерә алмый торгандыр. Ләкин моның өчен бит мәчеттә эшләүче укымышлы хәзрәтләр, мәдрәсәдә укытучы мәртәбәле остазлар бар. Һич югы аларга шалтыратып булса да, бу хәлләр турында сорашырга була. Ә инде әгәр кеше йөрәгенә чыннан да шом керсә, күңелендә курку булса, Коръән аятьләрен укып тынычлык табарга була. Аллаһ «Рагд» сүрәсенең 28 нче аятендә: «Аллаһны зекер итү белән йөрәкләр тынычланмыймыни?!» – ди. Шулай ук йокы алдыннан «Аятел-көрси» укыса, кеше тынычлык табар. Йоклар алдыннан үз кулларына өч тапкыр бер-бер артлы «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен укып, бөтен тәнен сыпырып өшкерсә, файдасы булыр.

– Газета-журналларда йолдызнамәләр басыла. Ул фаразлар чынлап та туры килә, дип әйтүчеләр дә бар. Кайсы йолдызлыкта тууыңа карап, хәзер холкыңны да билгелиләр. Тормыш иптәшең белән туры киләсеңме-юкмы икәнне дә шуннан чыгып бәялиләр. Йолдызларга ышану гөнаһ түгелме?

– Йолдызнамәләргә ышанырга ярамый. Аллаһка инанган кеше үз тормышын, үз язмышын билгеләүче, тормышына бәхет китерүче Аллаһ кына дип белергә тиеш. Күктәге йолдызга кирәгеннән артык әһәмият бирү, аны тормышыбызны үзгәртә, аңа тәэсир итә дип уйлау ширек гөнаһы булуы ихтимал. Дөрес, кешелек элек-электән йолдызлар белән мавыккан, ләкин Пәйгамбәребез үз вакытында ук бу эшне дингә каршы килү дип тыйган. Бер хәдистә: «Ай һәм кояш – Аллаһ могҗизаларының берсе. Алар кешенең үлүенә яки тууына карап тотылмаслар», – дип әйтелә. Икенче бер хәдистә: «Раббыгыз Аллаһ әйтте: «Бүген иртән колларым арасында кайберсе миңа иманлы булып, ә кайберсе Миңа имансыз булып уяндылар. Кем: «Аллаһ рәхмәте белән безгә яңгыр килде», – дип әйтсә, Миңа иманлы булды, ә йолдызларга, планеталарга имансыз булды. Ә кем: «Безгә яңгыр фәлән йолдыз яки планета сәбәпле килде», – дип әйтсә, Миңа имансыз булды, ә йолдызга иманлы булды», – диелә. Һәм башка хәдисләрдә дә «йолдызларны «тәэсир итә» дип өйрәнү – сихерчелекнең бер тармагы» дип әйтелә.

Сишәмбе – буш көн, җомга идән юарга ярамый, дигәне каян килеп чыккан сүз икән?

– Болар барысы да ырым-шырымнар, хорафатлар рәтенә керә. Җәһилият, динсезлек чоры калдыклары. Сишәмбе булсынмы, җомга булсынмы – барысы Аллаһ көннәре. Кәбисә елында өйләнешүдән куркучылар да бар әле. Кәбисә ел яки гади ел булсынмы, ул – тормышыбызның бер өлеше, Аллаһ язмышыңда ни карар кылса, шул була. Шуңа күрә андый ырымнардан куркучыларга: «Аллаһка ышан, Аңа тәвәккәллә, авырлыкка юлыксаң, Аңа дога кылып, ярдәм сора», – дип әйтәм.

– Төш юрау да безнең халыкта киң таралган. Теләсә кемгә төш юратырга да ярамый бит.

– Төшләр мәсьәләсенә килгәндә, иң элек без шуны белергә тиешбез: һәрвакыт рас була торган төшләр – Пәйгамбәрләр төшләре генә була. Шулай ук «Изге төш яки мөэминнең төше – пәйгамбәрлелекнең 46дан бер өлеше» диелә. Ягъни төшләрнең кайсыберсе рас булырга мөмкин. Төшләрнең дә төрлесе була: бер иш төшләр көне буена кичерелгән хисләр нәтиҗәсендә керә. Мисал өчен, йокы алдыннан сугыш турында кино карасагыз, төшегезгә нәкъ шул сугыш керергә мөмкин. Тагын начар, ямьсез, күңелне төшерә торган төшләр була. Аларны башка кешегә сөйләмәскә кирәк. «Әгәр төнлә шул төштән куркып уянсагыз, сул ягыгызга өч тапкыр төкереп, «Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим» дип әйтеп, икенче якка борылып ятыгыз», – ди Мөхәммәд пәйгамбәр. Төшләргә артык әһәмият бирергә кирәкми. Яхшысы керсә – әлхәмдүлилләһ дип сөенәбез. Начары керсә – беркемгә сөйләмичә, «әгүзү билләһ» дип әйтәбез.

– Им-том итү дә бар. Анысы нәрсә һәм ул сәләт каян килә?

– Сәләт дигәннән, әллә ни мактанырлык сәләтләре юк, ләкин психология өлкәсендә бик яхшы экспертлар икәнлекләренә ышанам. Шулай да андый кешеләр – йә ул җеннәр белән сихерчелек итүче, яки оста психолог һәм кешенең сөйләшү рәвешеннән аңлап, ул теләгән җавапларны әйтеп биреп, акча кәсеп итүче. Динебез күзлегеннән икесе дә бозыклык эшли. Котылу, терелүне эзләгән кеше тыйбби дәвалар белән дәваланырга тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд әйткәнчә, «Әй, Аллаһ коллары! Чирләрдән дәваланыгыз (ягъни берни эшләмичә әҗәлегезне көтеп тик утырмагыз). Аллаһ, нинди генә чир булмасын, аңа дәвасын бирде. Үлемнең генә дәвасы булмас!» Һәм шулай ук Коръән сүрәләрен укып шифаланырга була.

– Машиналарга «Аллаһ сакласын» дигән наклейка ябыштырып куялар. Алай гына сакланып бетеп буламы икән?

– Наклейка үзе сакламас, ләкин аның эчтәлеге һәм тормышка ашырылуы саклый. Хәдистә әйтелә: «Аллаһны сакла! Ул да сине саклар!» Ягъни Раббың кушкан әмерләрне башкар, Аңа ныклы иманда бул. Раббың ачуын китерә торган эшләрдән тырышканча кадәр саклан. Шул вакытта Аллаһ та сине саклар! Ә безнең нигәдер гел икенче төрле була. Руль артында йөрүче кайвакыт телендә шакшы сүз, авызында тәмәке, салган килеш тә рульгә утыра, мәчетнең кайда икәнлеген дә белми. Ә иң мөһиме – наклейкасы ябыштырылган.

– Хәзер ике кешенең берсе – өшкерүче. Аларга ышанырга кирәкме? Өшкергәнеңне кешегә әйтеп рекламаларга ярыймы? 

– Ышану ул Аллаһка булырга тиеш, өшкерүченең монда роле кечкенә. Кемдер мин үзем шифаландырам, савыктырам дип йөри икән, димәк, ул кеше үзе адашкан, аннан ерак торырга кирәк. Әмма моның белән генә бетми: өшкерү ул зур бер гыйлем, ныклап авырсаң, очраган бер табибка бармаган кебек, монда да теләсә кемгә барырга ярамый. Өшкерүнең шартлары бар, шулар үтәлгәндә генә бу кешегә мөрәҗәгать итәргә була. Гомумән алганда иманлы, намазлы, өшкерү эшен акча кәсебенә кайтармаган хәерле кеше генә ышаныч яулый ала дип уйлыйм.

– Ни өчен кешеләр ырымнарга ышана? Аның гөнаһы зурмы? 

– Кешенең күңелендә инануга ихтыяҗ бар, шуңа күрә ул дөрес, хак иманны тапмый икән, төрле юк-барга, шарлатаннарга, шайтан тәгълиматларына ышанырга, аларга иярергә мәҗбүр була. Яки иманнары зәгыйфьләнә барса, Аллаһы Тәгаләгә ышанычы какшаса, менә шундый хорафатларга, ырымнарга да урын табыла башлый. Раббыбыз Аллаһтан куркуы юк икән, төрле йорт ияләреннән, козгын кычкыруларыннан, юлны кисүче кара песиләрдән, көянтә белән буш чиләк күтәрүдән курку барлыкка килә башлый. Андый ырымнарга ышану динебездә катгый тыелган һәм зур гөнаһлардан санала. Аллаһ илчесе әйтә иде: «Ырымнарга ышанучы, күрәзәлек кылучы яки шул күрәзәлекне кабул иткән кеше, сихерне ясаучы яки сихерне ясарга сораган кеше бездән булмас». Мөхәммәд пәйгамбәрнең «бездән булмас» дигән сүзләре һәммәбезгә җитди кисәтү булырга тиеш. Мәҗүсилектән бирле сузылып килгән ырымнар безнең Аллаһ Раббыбызга тәвәккәллегебезне какшатырга тиеш түгел.

Дилбәр Гарифуллина

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү