Республика балалар китапханәсе балалар китабы атналыгына багышланган чаралар үткәрә

Татарстан Республикасының  “Республика балалар китапханәсе” “Россия дәүләт балалар китапханәсе” белән берлектә мартның  23- 27 кадәр Бөтенроссия Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы үткәрәчәк. Балалар әдәбиятында иң әһәмиятлеләрдән саналган бу вакыйганың сиксән елга якын тарихы бар.

Татарстан “Республика балалар китапханәсе” ДБМУ китап укучылар өчен  бай эчтәлекле мавыктыргыч программа әзерләгән.

Балаларны һәм аларның әти-әниләрен Йолдыз Шәрәпова, Юлия Ивлиева, Вера Хәмидуллина, Факил Сафин, композиторлар, рәссамнар белән әдәби очрашулар, кызыклы китап күргәзмәләре, викториналар, иҗат остаханәсе,

театраль тамашалар һәм яраткан әдәби геройлар белән очрашулар көтә.

Бәйрәм чаралары турында тулырак мәгълуматны  Республика балалар китапханәсенең официаль сайтында табарга мөмкин.


Фикер өстәү