Язучы Факил Сафин яңа вазифага билгеләнде

Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе  итеп татар язучысы, филология фәннәре кандидаты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты 68 яшьлек Факил Сафин сайланды. Ул шулай ук  шәһәрдә Язучылар берлегенең иң зур региональ бүлекчәсен җитәкли. Чаллыда 1984 елдан бирле яши, дип яза«Челнинские известия».

Бөтендөнья татар конгрессы шәһәр бүлегенең оештыру җыелышында катнашучылар аның кандидатурасын бертавыштан раслаган. Факил Сафинны Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов татар драма театры бинасында тәкъдим иткән.

Факил Сафин өчен әлеге вазифа ят түгел, чөнки ул элек рәис урынбасары булып эшләгән.

Җитәкче урыны 2020 елдан бирле буш торган. Элеккеге рәис Галимҗан Зарипов, ел ярым эшләгәннән соң, коронавирус белән авырып китеп, сәламәтлеге какшау сәбәпле, җитәкчелектән китәргә мәҗбүр булган.

«Факил абый йоклыймы икән?»


Фикер өстәү