Бертуган малайлар авыл күлендә балык тотканда батып үлгән

Төмән өлкәсендә 6 һәм 10 яшьлек ике малай ясалма күлгә балык тотарга килгән булган.  Бу хакта «Вести» каналы хәбәр итә.

Фаҗига Решетниково авылында була. Балалар  күлгә балык тотарга көндез чыгып китәләр һәм кайтмыйлар. Аларның мәетләре  4 метр тирәнлектәге  ясалма күлдә табыла. Судагы мәетләрне узып баручы өлкәннәр күреп алганнар һәм урынга полиция чакыртканнар.

Водолазлар балаларның мәетләрен судан чыгарганнар. Хәзер тикшерү эшләре бара.

 


Фикер өстәү