Узган тәүлектә суда биш кешенең мәете табылган

Татарстанда узган тәүлектә судан биш ир-атның мәете чыгарылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча баш идарәсе хәбәр итә.

26 июньдә 09:20 сәгатьтә Алексеевск районының Масловка авылында гы Шкимерка елгасыннан коткаручылар 1952 елгы ир-атның гәүдәсен тартып чыгарганнар.

10:34 сәгатьтә Кама Тамагы районындагы Куйбышев Затонында, Иделдә моннан бер атна элек көймә белән балык тотканда юкка чыккан ,1975 елгы ир-ат гәүдәсен тапканнар. Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәбе ачыклана.

17: 05 сәгатьтә Яшел Үзәндә, җиһазландырылмаган Гаринск күлендә, 1977 елгы ир батып үлгән. Үлемнең сәбәбе – эчкән хәлдә суга керү һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.

20:45 сәгатьтә Апас районынының Әҗем авылы янындагы буада 33 яшьлек ир-ат батып үлгән. Ул исерткеч эчемлек кулланган хәлдә су коенырга кергән булган.

23:10 сәгатьтә Балтач районынының Нормабаш авылы янындагы буадан 1990 елгы ир-атның гәүдәсен тартып чыгарганнар. Әлеге хәлнең сәбәбе – суда иминлек кагыйдәләрен үтәмәү.


Фикер өстәү